Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 38
Әсәрнең төп герое – журналист Ильяс – шәһәр, тормыш шау-шуыннан туеп, ялгызлыкка омтыла. Ул дачада тора башлый, табигать эченә чума, рухи гармониягә ирешә. Ләкин бераздан морза кызы Рабига һәм аның сеңлесе Әминә белән таныша. Рабига белән алар арасында роман башлана, һәм шәхес ирегенә шуның белән нокта куела. Бераздан Ильяс яшь кыз Әминә артыннан йөри башлый һәм Рабиганы газаплаудан ләззәтләнә. Бу инде бераз гына Печоринны хәтерләтә. Ләкин Печорин ихтыяр көче булган усал шәхес. Ильяс исә – меланхолик. Аның ихтыяр көче бик зәгыйфь. Менә дачалар бушап кала, империалистик сугыш кабына. Ильяста шәхес бунты башлана. Ул әдәбиятның, мәхәббәтнең тормыштагы роле турында уйлана. Патша хөкүмәтенең халыкны мәгънәсез сугышка кууына ул рухи протест белдерә. Анда җирне, аның тормышын кызгану хисләре уяна. Кыскасы, Ильяс – Октябрь революциясе алдыннан татар әдәбиятында очраган күп геройларның берсе. Ул яктан караганда, мондый романтик әсәрнең дөньяга чыгуы – бик табигый хәл. Ләкин әсәр, инде революция булып, илебез эчендә сыйнфый көрәш барган чорда дөньяга чыкты. Бу чор татар әдәбиятының нигезләрен Г. Ибраһимов болай билгеләгән иде: «Хезмәт, көрәш моментлары, иҗтимагый коллективларның кузгалышлары, бәрелешләре – боларның (әдәби әсәрләрнең. – М. М.) икътисади тамырлары». Шуңа күрә Г. Ибраһимов та Ильясны «череп таркалган бер буржуаз интеллигент»[75] дип бәяләде.
«Идел» әсәренең ничек итеп дөньяга чыгуы турында сорау туарга мөмкин. 1921–1922 елгы ачлык вакытында татар совет язучылары Г. Ибраһимов җитәкчелегендә ачларга ярдәм йөзеннән әдәби «Ярдәм мәҗмугалары» чыгаралар. Бу мәҗмугага катнашырга матбугатта чакырулар басыла, һәрбер намуслы язучыны үзенең яңа әсәрләрен мәҗмугада гонорарсыз бастырып катнашырга өндиләр. 1921 елгы әдәбиятка хисап биргәндә, Г. Ибраһимов кайбер иске язучыларның хәзерге әдәби процесстан читтә калуларын күрсәткән һәм алар арасында Г. Рәхимне дә телгә алган иде[76]. Озак та үтми, «Яшен» мәҗмугасының беренче кисәге дөньяга чыга, һәм Г. Рәхим анда «Идел» хикәясеннән бер парча белән катнаша. Димәк, Г. Рәхим, бу әсәрен бастырып, азмы-күпме ачларга ярдәмгә үзеннән өлеш кертергә тырышкан. «Идел» Г. Рәхимнең прозада соңгы әсәре булды, һәм шуннан соң ул бөтенләй әдәбият, сәнгать тарихына чумды. Аннан соң шунысы да бар: Г. Рәхим соңрак «Идел» не үзе үк «иске дәвер рухындагы әсәр» дип атады. «Яңа укучылар һәм тәнкыйтьчеләр даирәсе, – диде ул, – нәфис әдәбиятта иске дәвер рухындагы әсәрләргә юл бирмәү юлында бик сак торалар, «Идел» хикәясе, Ф. Әмирханның «Тәгъзия» се кебек әсәрләргә каршы шау-шулар моны бик ачык күрсәтә»[77].
Инде Г. Рәхим эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлешенә – тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсенә күчик.
Г. Рәхим, буржуаз мохиттән чыкканлыгы һәм революцияне кабул итүдә акрынлыгы өчен, матбугатта шактый әрләү күрде. Әлбәттә, бу әрләүләрнең күбесе урынсызга иде. Мәсәлән, 1921 елның 25 июнендә ул университетның актлар залында әдәбият сөючеләр өчен
74
Җәлал С. «Ярдәм» мәҗмугасы // Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 30.
75
Ибраһимов Г. Татар әдәбияты // Татарстан. – 1924. – № 1.
76
Ибраһимов Г. Татар әдәбияты // Татарстан хәбәрләре. – 1922. – № 31.
77
Биш ел эчендә. – Казан, 1925.