Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 39

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

Г. Рәхимнең Көнбатыш һәм Көнчыгыш классикасы белән таныш икәнлеге, яшьтән үк аның Гёте балладаларын, Ибсен, Тагор әсәрләрен тәрҗемә итүе, Шекспир үрнәгендә сонетлар иҗат итүе турында язган идек. Яшь пролетариат әдәбияты вәкилләре өчен бу бик кыйммәтле сыйфат иде, һәм моның чагылышын без Г. Рәхимнең тәнкыйть мәкаләләрендә дә күрәбез. Мәсәлән, 1921 елда «Отелло» ның татар театрында куелу уңае белән, ул Шекспир әсәрләренең дөньякүләм тарихи әһәмияте турында язып чыга. Тәнкыйтьченең фикеренчә, Шекспир әсәрләренең озын гомерле булуы «аларның бөтен инсаният галәме өчен уртак булган кеше психологиясен тәшрих итүче әсәрләр булуындадыр»[80]. «Пролетариат әдәбиятының формалашуы чорында урта гасырлар әдәбияты (Сервантес, Шекспир һ. б.) пролетариатка азык була аламы?» дигән сорау бик еш куела, һәм татар тәнкыйтьчеләре бу мәсьәләдә бик күп төрле буталчык җавап биреп килә иде. Күргәнебезчә, Г. Рәхим бу җавабында сәнгатькә мөнәсәбәттә марксистик позициядә тора.

      Г. Тукайның үлүенә 10 ел тулуны билгеләгән вакытта, Тукай «татар телендәге балалар әдәбиятына… нигез салучы» дип, кыю рәвештә матбугатта чыгучы да Г. Рәхим булды. «Тукай – диде ул, – бер яктан татар шигыренең атасы булса, икенче яктан, шөбһәсез, татар телендәге балаларга махсус әдәбиятны да башлап тудыручыларыннан хисапланырга тиеш»[81]. Г. Тукай мирасының вульгар социологизм елларында нинди катлаулы бәхәсләр, каршылыклар аша үткәне мәгълүм нәрсә. Г. Рәхим исә әнә шул катлаулы атмосферада Тукай мирасын, аның халыкчан иҗатын яклаучы һәм пропагандалаучы булып килде.

      Әдәбият тарихында Г. Рәхимне марксизмнан ерак торган әдип дип бәяләү озак еллар буена дәвам итте. Ләкин аның егерменче еллар уртасындагы тәнкыйть мәкаләләрен тикшерсәк, татар халкының, татар әдәбиятының тарихын яхшы белгән галимнең әдәбиятны иҗтимагый процесстан аерып карауның ялгыш икәнлеген һәрвакыт әйтеп килгәнен күрербез. «Әдәбият кешеләрнең иҗтимагый тормышыннан килеп чыккан бер килеш булганга, – дип язды ул, – аны, тарих агымына салып тикшергәндә, шул иҗтимагый тормыш ягыннан торып карамый мөмкин түгел». Ләкин егерменче-утызынчы еллар тәнкыйтьчеләре (Г. Сәгъди, Ф. Сәйфи-Казанлы, Г. Толымбай), иҗтимагый формациянең гади өскормасы гына дип бәяләп, әдәбиятның үзенчәлеген искә алмыйлар иде… Г. Рәхим исә игътибарын нәкъ менә шуңа юнәлтә. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтьчеләрен кисәтеп, ул болай ди: «Әдәбият тарихын өйрәнү анда гакес ителгән фикер вә идеология тарихын гына өйрәнүдән гыйбарәт икән дип уйланмасын. Әдәбиятның бу ягын өйрәнү аны эстетика (нәфасәт) һәм форма ягыннан өйрәнүне читтә калдырмый; ул һәр ике яктан өйрәнелергә тиеш»[82].

      Бу фикер заманына күрә бик кирәкле иде һәм шул ук вакытта ул Г. Рәхимнең әдәбиятчы буларак алга таба үсешен дә күрсәтте. Әдәбият турында нәрсә генә язмасын, Г. Рәхим һәрвакытта да югары сәнгатьлелек өчен көрәш алып барды, поэзиядә үгет-нәсыйхәтчелекне тәнкыйть итте. Татар совет шагыйрьләренең «Көрәш җырлары» на кертелгән шигырьләре турында ул: «Татар шигыренең соңгы елларда никадәр алга атлаганын, ничаклы яңа гүзәллекләр кәшеф иткәнен күрү зур бер ифтихар вә канәгатьлек хисе уятадыр»[83], – дип язды.

      Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» әсәре иң беренче тапкыр Г. Рәхим тарафыннан югары

Скачать книгу


<p>80</p>

Татарстан хәбәрләре. –1921. – № 85.

<p>81</p>

Рәхим Г. Тукай һәм балалар әдәбияты // Мәгариф. – 1923. – № 3–4.

<p>82</p>

Рәхим Г. Урта мәктәпләрдә әдәбият укыту турында // Мәгариф. – 1924. – № 5.

Инсаният – кешелек.

Кеше психологиясен тәшрих итүче – кешенең рухи галәмен ачып күрсәтүче.

Гакес ителгән – «чагылдырылган» мәгънәсендә.

<p>83</p>

Рәхим Г. «Көрәш җырлары» дигән җыентыкка рецензия // Безнең байрак. – 1923. – № 15.