Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 36

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

акыллы булма, «коммунизм»да синең бернәрсәң дә юк иде. Не имел. Үзгәртеп кору килгәч, сиңа Байтирәктә яңа фатир бирелде. Редакциягә машинасын бирергә торабыз. Рәхәтләнеп яшисең, «глава»ны да, теләсә кемне тәнкыйтьли аласың. Менә нәрсә ул демократия! Сиңа, Нәфис абый, коммунистлар чорында хәзерге кебек яшәргә ирек бирмәсләр иде. Сине бик тиз урыныңа утыртырлар иде, нибары унике сәгать вакыт бирерләр иде. Һәм син районнан йөгерә-йөгерә чыгып китәр идең. Котылдым болардан, дип. Андыйлар күп булды. Кто против района работал, ему 12 часов времени дали, он уходил бегом из района… Син безгә каршы эшлисең. Газетаңда Шәмсиев мәкаләсен ник бастырдың? Ул мәкалә демократик сайлауларга каршы язылган. Имеш, сайланачак президент яшь, белемле, акыллы булырга тиеш. Имеш, бу президент пенсионерларның кассага салган акчаларын юкка чыгарды. Имеш, Елесев, ил экономикасын күтәрмәсәм, рельска ятам, дигән, алдашкан… Ну, шундый җаваплы чорда мондый мәкаләне кем бастыра? Кая демократияне яклаган мәкаләң?.. Мин сине кисәттем, тагын да кисәтәм. Безнең партиягә эшләмәсәң, кит бар, тотмыйм…

      Сибгатуллин (Тукбаев сүзен хуплап). Нәфис абый! Шушы яшькә җитеп, сиңа акыл утыртырга вакыт инде. Синең ул өч тиенлек мәкаләң кемгә кирәк иде? Син Шәмсиев мәкаләсен газетаңда бастырып, безгә дә, үзеңә дә зыян иттең. Мин ул карт корреспондентны яхшы беләм, күптәннән языша. Аңа ничек тә ярый. Аның инде башындагы «шөрепләре» бушаган. Шизофреник бит ул…

      Нәфис. Анысын белмим, Фаил Минһаҗевич, корреспондент язмасы аша авторга диагноз куярга табиблык белгечлегем юк…

      Сибгатуллин. Ну син, Нәфис абый, сүзеңне йөз сиксән градуска борасың да куясың. Алай булмый бит инде, сәясәт уен түгел. Рәсим Юлаевич белеп әйтә, уйла!..

      Тукбаев (Нәфискә дә ишарәләп). Фаил Минһаҗевич! Әгәр дә безнең район өчен кем эшләргә теләми, тот должен открыть другую газету. «Байтирәк хәбәрләре»н түгел, бүтән газетаны, башка исем табып чыгарсыннар. Бүтән җирдән финанслана торган. Нәфис абый безнең машинага утырып йөрергә җыенмасын. Бу – минем соңгы сүзем. Газета – безнеке, газетага без язасы килгән әйберне генә язабыз. Кем теләми, икенче газета ачыгыз. Башканы, Югановныкын, аның партиясенекен. Пусть ул «Социалистический» или «Впереди – коммунизм» булсын, яки «Юный Юганов» дип аталамы? Ләкин газета, акчаны миннән алып, безгә каршы эшләргә тиеш түгел… Газета – безнең уң кул. Нәфис абый! Сез демократиянең нәрсә икәнен газета аша аңлатырга тиеш… Дөресме, Алия Тутаевна?

      Алия (торып ук басып). Бик дөрес, Рәсим Юлаевич! Сүзләрегез барысы да хак. Моннан да артыгын төшендереп берәү дә әйтә алмас… (Утыра.)

      Тукбаев. Менә калганнар аңлап җиткерделәр микән? Мин шуны белергә телим. Әйе, демократия безгә иң мөһимен бирде. Әгәр без туксан биш проценттан ким тавыш бирсәк, димәк, без нормаль кешеләр түгел… Аңладыгызмы? Мин калада бер кеше белән очраштым, ул – үзе дә зур начальник. Аны әтисе ярты яшьтә чакта ук ташлап киткән. Һәм ул хәзер шул әтисенә булышып яши. Биографиясен белгәнгә, кызыксынып сорадым: «Син ул

Скачать книгу