Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов страница 9

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

һавасы сулап чәй эчәрбез. Үзеңне язын, умарталарымны чыгарышкан көнне, рәтләп сыйлый да алмадым… (Торып чәйнеккә дип кереп китә.)

      Эскәмиягә утырган Билгиз дымарь кырыенда яткан битлекне алып, башына киеп карый. Озак та тормый, Гыймай, чәйнек, кружкаларны тотып, кире әйләнеп чыга.

      (Билгизнең битлек кигәненә игътибар итеп). Әллә умартачы булыргамы исәбең?

      Билгиз. Юк, болай кызыксынып кына карыйм…

      Гыймай (чәйнек, кружкаларны өстәлгә куеп). Бераз тамак ялгап алырбыз, урманда тамак тиз ача ул. (Үзалдына.) Ипине онытканмын икән… (Кире кереп китә.)

      Билгиз (үзалдына). Гыймай абый нигә дип мине якын итә икән? Алар урамыннан булгангамы, әллә балалары юккамы?

      Гыймай целлофан пакетка салган ипи, пешкән күкәйләрен күтәреп, бер савыт бал алып чыга, ризыкларын өстәлгә куя.

      Гыймай (өстәл әзерләп). Әйдә, җитеш, капкалап ал. Баллап чәй эчәрбез. Арусынмыйча торма. Син егет кеше, кыюрак бул! Балдан да җитеш.

      Билгиз. Рәхмәт! (Ашарга тотына.) Бал ашагач, корт килеп чакмасмы соң?

      Гыймай. Чакмас. Бал кортларыннан курыкма син, кешедән курык. Алар кемне чагарга белә. Кортлар да яман кешеләрне тиз сизә, исле, шапшакларны яратмыйлар. Алар бит табиб кебек. Чәчәктән чәчәккә кунып, тырышып бал, дару җыялар, кешеләргә сәламәтлек кенә телиләр.

      Билгиз. Балны шифалы диләр шул…

      Гыймай (үзалдына көлемсерәп). Берсендә шулай Субаш авылыннан Гөргөри Иваны чүнниккә килеп чыкты. Урманга печән чабарга менгән бу. Ап-ак сакалы түшенә җиткән. Авыз гүпчим капланган. «Как живёшь, Гыймай?» – ди. «Хорош, Иваныч, хорош!» – мәйтәм. «Кругом лес у тебя тут, воздух хороший…» – ди. Сакалын селкетеп, як-ягына карана. Сине күптән күргән юк, килеп тә чыкмыйсың, понимаешь, ди. (Чәен эчә.) Хәл-әхвәл белешкәч, мин аны бал белән сыйларга булдым. Алдына бер табак бал, ипи китереп куйдым. «Кушай, Иваныч! Потом чай будем пить» дим. «Сакал-мыек каплаган авызы белән ничек ашар икән?» дип кызыксынып карап торам. Бу ике бармагын балга манчып алды да ирен тирәли үскән сакал-мыегын бал белән ябыштырып чыкты. Һәм, ашыкмыйча, «Бу чәчәк балыдыр инде» дип мактый-мактый ашарга тотынды. Инде күптән күренгәне юк. Ни хәлдә йөридер? «Аяклар сызлый» дип зарланган иде. Үзе, барган саен, тозлаган гөмбә белән сыйламый калмый…

      Билгиз. Гыймай абый! Сез күптәннән умартачы булып эшлисезме?

      Гыймай. Яшьтән үк инде, гомер буе диярлек…

      Билгиз. Урманда бер үзеңә генә куркынычтыр, бүреләр килеп чыкса?

      Гыймай. Бүреләр? (Көлемсерәп.) Минем эттән курка алар. Ике аяклы «бүреләр» куркынычрак. Җанвардан явызраклары очраса?!

      Билгиз. Качкын-мазармы?

      Гыймай. Юк, безнең тирәдә әлегә качкыннар күренми. Караклары очраштыргалый…

      Билгиз (исенә төшереп). Бервакыт чикләвеккә барганда, качкын бар дип, Сәрбиҗамал апа котны алды. «И-и балакайлар», ди, берүк, чикләвеккә барып йөри күрмәгез! Урманда качкын бар, билләһи газыйм менә. Ни, төрмәдән качканнар, ди. Берсен үзем күрдем. Озын гына гәүдәле. Котларым алынды. Артыма да карамый чаптым да чаптым, сулышларым капты, ди. Күрсәң, кулында менә шушындый

Скачать книгу