Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 12
Мәрьям апаның ирсезлеге өстенә тагын бер кайгысы бар: аның кызын көзән җыера иде. Дөресендә, аякларын көзән тота иде. Өянәге килә башлау белән, Мәрьям апа аның балтырларын, тубыкларын ышкырга керешә. Үзе өйдә югында кирәк була калса дип, ул мине дә өйрәткән иде. Һәм мин, беркем дә өйдә юк чагында Нурия андый-мондый авырып китсә, йомшак учларым белән шул мизгелдә үк аның аякларын уарга керешә идем.
Менә без, табаннарыбызны табанга терәп диярлек, идәнгә утырганбыз да бишташлы уйныйбыз. Учыбыздагы чуерларны чиратлашып идәнгә чәчеп җибәрәбез. Ташларны чамалап чәчәргә кирәк, бер-берсеннән ерак килеп төшәрлек булмасын. Максат – бер ташны чиртеп җибәреп, икенчесенә тигезү. Менә мин, кунак кеше, ташларны беренче булып чәчеп җибәрәм. Тырнагым белән чиртеп, бер ташны тигезеп алам, икенчесен. Ләкин өченчесенә тигезә алмыйм, чирткән ташым, бөтерчек кебек әйләнгәләп, тигезергә тиешле таш яныннан узып китә. Ах, булмады! Чират хәзер Нуриянеке. Менә ташлары, күңелле генә тәгәрәшеп, сузылган аякларыбыз арасына таралалар. Чылт иткән тавыш ишетелә – эләкте. Тагын чылт итә – тагын тиде. Бары бишенчесе генә, аны тыңламыйча, кытыклый-кытыклый, минем тез астыма килеп керә. Нурия моңа бер дә борчылмый: «Сиңа кунакка китте ул!» – ди. Чират минеке. Мин, сабырсызланып, кулымны артыграк селтәп, ташларымны бик еракка таратам. Юк, беренчесе дә тимәде. Минем ачуым килә. Ә Нурия: «Кара никадәр таш миңа кунакка килде!» – ди һәм пырх-пырх көлә. Ул минем кебек кабаланмый, ташларны өстән аска бик оста төшерә. Тегеләре дә, аның нәфис магнитлы бармакларыннан бик ерак китәсе килмәгән кебек, бер күчкәрәк җыелалар. Ул аларның һәммәсен дә отып ала. Отып алгач, нәүбәт янә дә аныкы. Миңа күземне тасрайтып утырырга гына кала. Ул тагын тарата һәм бишенче ташны «ялгыш кына» тигезли. Мин дә, таратканнан соң, бишенче ташка җитәм. Хәзер инде табанны табанга тигезеп кенә чиртеп булмый. Мин мышный-мышный дүрт аякланам. Авыздан телем дә чыккан булырга тиеш, әлбәттә. Юк, тагы да иелә төшәргә, ятып төзәргә кирәк. Чиртәм һәм ташны почмакка очырам. Нуриянең күзеннән шаян очкыннар чәчелгән кебек була, ә минекеннән яшьләр атылып чыгарга җитешә. Мин уйнамаска теләгәндәй үпкәлим. Нурия мине төрлечә юата. «Әйдә сиңа булышам», – ди. Һәм бер уенда бишенче ташны минем өчен чиртә. Тигезли каламы соң! Минем үз ташым кебек үк тоелмаса да, барыбер миңа күңелле. Ә иң соңыннан ул миңа бөтенләй оттыра. Без икебез дә шатланышабыз, кычкырып көләбез. Аннары, уеннан туеп, балконга чыгабыз. Түбәнәеп барган кояш инде аргы якның тәрәзәләренә кызыл утларын кабындырган. Ерактагы таллар, көне буе кояш кызуында сәлперәешеп утырганнан соң, сыннарын турайта төшкән кебек күренәләр, алар инде хәзер яфраклары белән салкынча дымны эчәләр.
Кыш аеның озын кичләрен кыскарта торган күз бәйләш уены да ошый иде безгә. Монысын инде дүрт-биш кешесез дә уйнап булмый. Аннары бүлмәнең иркенрәк булуы хәерле. Шунлыктан без коридор каршысындагы Ринат дуска җыенабыз. Нурия, мин, Ринат һәм, керсәләр,