Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 8
Шунда бишектәге энем елап җибәрде, мин шыгыр-шыгыр бишек тирбәтергә керештем.
– Сезнең артистка булса, безнең подшефный иде ул. Безне театр бусагасыннан беренче мәртәбә ул алып керде, – дип, апам сугышка хәтле ничек-ничек итеп театрга барып йөрүләре турында сөйләп китте.
– Ә мине таныйсызмы, Шәмси апа?
– Каян танып бетерәсең инде бөтен госпитальне, энем, – диде апам.
Шул вакытны ут бирделәр, чебен нокталары белән бизәлгән тузанлы лампочкабыз яныйм микән, юк микән дип кызарып торды да тирә-юньгә саран гына яктысын чәчә башлады. Өстәл астында үзалларына уйнап утырган сеңелләрем мүкәли-мүкәли чыктылар да, соргылт халат кигән сәер абый каршына басып, бармакларын авызга капкан хәлләрендә, башларын чайкый-чайкый, аңа карап тора башладылар.
Ранен абый халат кесәсеннән бармак башыдай гына ике кисәк шикәр чыгарды да балаларга тоттырды. Ул миңа да карап куйды, мин, ымсынып, төкерегемне йоттым. Ләкин абый, нишлим соң, юк бит дигәндәй, иңнәрен генә сикертеп алды. Шәмсенур апа, башы белән тәрәзәләргә ишарәләгәч, мин шытыр-шытыр китереп маскировка кәгазьләрен төшерә башладым.
– Алайса танымыйм дисең инде, ә, Шәмси апа?
– Ничек таныйм соң, энем?! – диде Шәмсенур апа гаепле кеше сыман сүлпән тавыш белән.
– Хәтерлисеңме «Мактаулы заман» комедиясен… – һәм ул күңеленнән сөйли башлады…
Без үскән вакытта телевизор кебек нәрсәнең әсәре дә юк. Концерт, театр дигәннәрен дә белмибез, ишетсәм дә, тамашаны күреп кайткан апамнарның бик әсәренеп сөйләүләре аша гына ишетәм. Безнең бөтен сәхнәбез кино иде. Хәтта, кызыграк фильмнарны эзләп, шәһәр читендәге кинотеатрларга да барып чыга идек.
Шулай да театрның әлифбасын ук булмаса да, «ә» хәрефен уздык дип әйтә алам мин. Күршедә, коридорыбызның каршы ягында, бер аягына чак кына чатанлап йөри торган иптәшем бар иде. Аның әтисе Сирай абый, үзе кебек үк очлырак иякле Каюм исемле абый белән айлар буена районнардан кайтып кермиләр, командировкаларга йөриләр иде. Ләкин болары әле минем үсә төшкәч белгәннәрем. Ә без бөтенләй дә бәләкәй чакта аның белән беренче мәртәбә танышуым менә ничегрәк булды. Ул безнең ише балаларны тезеп куя иде дә тамаша күрсәтә торган иде.
Ул вакыт безнең йортта электр уты юк иде әле. Керосин лампасының яктысы тымызык кына. Сирай абый анысын да әле киметә төшә. Менә ул безнең каршыга «сәхнә»гә чыга. Әүвәле ул ниндидер таягын безнең баш очыбызда йөртә, без дә, башыбызны бутап, карашыбыз белән таяк очы артыннан йөрибез.
Аннары Сирай абый очкыннар чәчеп торган күзен, лампа яктысы төшкәч, аяк астына күчерә. Без дә, аның утлы карашы белән сихерләнеп, күзләребезне аның аяк турысына төбибез. Менә Сирай абыйның ярым карлыккан тавышы ишетелә:
– «Ванька», встанька!
Идәндә, сыек яктылык эчендә, нәрсәдер торып утыра да кире сузылып ята, бары аякларын гына кыймылдатып куя.
– Алай