Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын. Тагир Нурмухамметов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Озеро Кабан полноводное / Кабан күле, әй, алкын - Тагир Нурмухамметов страница 9
«Шуннан яралы егет:
– Аһ син, Зөһрә!.. – дип, артистка кызның озын толымнарын салындырып төшкән зифа буена, аннары кояш нурлары кебек сирпелеп торган керфекләренә бик озаклап карап торды».
– Энем, сез аның белән бергә уйнадыгызмы соң? – дип сорап куйды Шәмсенур апа.
– Сугыш алдыннан без әле бик яшь артистлар идек, – диде ранен абый, үзенең тыңламый торган вак бөдрәле чәчен артка таба сыпырып куеп. – Шулай да Зөһрә бик тиз алдырды. Күрәсез бит нинди чибәр, горур караш, солтанат буй-сын! Ә бәрхет тавышы!.. Сәхнәгә чыгу белән, толымнарын аркасына чайкап атып, беренче аваз салуга, пышын-пышын утырган тамашачылар да шып тынып калалар, аның атлап йөрүләрен, аның бөртек сүзенә хәтле мөкиббән булып күзәтәләр иде… Ә мин… мин алай ук булдыра алмадым шул.
– Нишләп инде алай? – дип, егетне кызганган сымаграк әйтеп куйды Шәмсенур апа.
– Нишләпме? Булдыра алмадым, шул гына. Аннары кайбер низаглар килеп чыкты. Һәммәсе дә шул сәләтемә ышанычымны югалтудан инде. Сугыш башланыр алдыннан гына күчмә театрга киттем.
Мин кара маскировка кәгазьләре белән тәрәзәләрне томалап бетергән идем инде. Апам, ранен кунакны өй ашы белән сыйлап алырга уйлап, сулы табакка өшегән бәрәңге салып куйган иде. Менә хәзер, коймакка дип, туңы кайтып бетмәгән ул бәрәңгеләрне мин, бармакларымны кызарта-кызарта, калай угычның үткен тырнаклары өстеннән арлы-бирле йөртергә керештем. Туктагыз әле, бәрәңгеләр, алай бик үк кыштырдамагыз, минем ранен абыйны тыңлыйсым бар бит. Үзем акрын гына бәрәңге уам, үзем башымны егет ягына кыңгырайта төшеп тыңлыйм:
– Мин авылдан авылга йөргән театрда уйный башладым. Көн дә юк, төн дә юк миңа. Өнемдә дә роль, төшемдә дә. Юк, мин әйтәм, барыбер мин артист икәнемне исбатларга тиеш. Исбатлаган да булыр идем, менә бит, фашист пулясы беләгемне тиште, – дип, ранен абый гипслы кулын күтәреп куйды. – Их, яу кырыннан исән-сау кайтсаммы?! – дип өзгәләнде. – Шәмси апа, зинһар, театрга барып кайтыйм. Анда минем иптәшләрем, аннары… Ичмаса, балконга гына булса да менәр идем дә… Бик сагындым бит, Шәмси апа…
– Ничек инде, ничек бу суыкта? – дип аптырап китте Шәмсенур апа. – Бу халатың белән күрсәләр, өрәкме икән әллә дип качарлар үзеңнән.
– Шул шул менә, бер иске генә чикмән шикелле нәрсәң юкмы икән дип кергән идем мин.
Минем колакларым үрә торды. Уып бетермәгән бәрәңгемне суга чупылдаттым да апам янына йөгереп килдем:
– Ә җизнинең костюмы? Каракүл якалы пәлтәсе?
– Кысылма! – дип, апам усал гына итеп идәнгә аяк тибеп куйды.
Мин бөрешеп үк куйдым, суга дип торам, олылар сөйләшкәндә кысылуым өчен апам бер дә башымнан сыйпап тормый иде.
– Белмим инде, белмим, – дип, гаҗизанә басып торды ул.
– Миңа костюм да кирәкми, шушы халатны капларлык бер җиңелрәк пәлтәң булса…
– Булмый инде, булмый алай гына, – диде Шәмсенур апа, кулларын алъяпкыч астына тыгып,