Он… / Ул…. Гафур Каюмов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Он… / Ул… - Гафур Каюмов страница 19
Хәким. Менә шулай, бөтен күңелем, акылым алмашкандай булды. Уйлап куйдым: ни өчен гомерем буе акча җыйдым мин, нигә бөтен гомеремне шуңа багышладым?
Ирек. Ник, дип…
Хәким. Тукта, улым, бүлдермә, фикеремне чуалтасың. Карт кешенең фикере тиз чуала.
Ирек. Нинди картаю ди әле ул…
Хәким. Юк, улым, соңгы ике көндә мин бик нык картайдым. Күңелем ниндидер афәт сизгән шикелле. Шуңа сөйләшеп каласым килә.
Ирек. Юк-барны уйлама, тыңлыйм, әти.
Хәким. Шулай менә. Гомерем буе акчага чукындым. Урлый алганда, урладым, алдардаен алдадым – җыйдым да җыйдым. Элек ул миңа ниндидер ләззәт, рәхәтлек бирә иде. Ә бу самолёт белән булган вакыйгадан соң косасым килә…
Ирек. Син тынычлан әле, әти…
Хәким. Юк, улым, син тынычландырма мине. Сиңа мин шуңа күрә дә сөйлим, син ирләрчә мине тыңлый аласың, hәм шундый булып кал да…
Ирек. Ярый, әти.
Хәким. Борылып карасам, гомер бушка үткән, артта берни дә калмый. Ә бит мин заманында булдыклы бала идем. Гармуным бар иде минем, теләсә нинди көйне бер ишетүдә уйный идем, сәхнәдән төшмәдем. Белгечләр ничек ди әле, теге, ә… әйе, слухың әйбәт, киләчәгең өметле, диләр иде. Ә чынында менә ничек килеп чыкты. Хәер, балачакта ук акча җыярга ярата идем. Шулай шул, чирне вакытында дәваламасаң аза икән. Кем инде мин хәзер, нәрсәгә ирештем?
Ирек. Чынын әйткәндә, әти, әйе, акча да бик кирәк. Ләкин син акча артыннан куып, безне күп вакыт күрми дә идең. Шулай да борчылма, әти, синең горурланырлыгың бар. Без бар ич, әти.
Хәким. Рәхмәт, улым, яхшы сүзеңә. Сиңа ышанам, ә тагын? Мин үлмәс борын, минем тиеннәремне бүлешүче балаларым? Дөрес, анысы, ни чәчсәң, шуны урырсың, ди.
Ирек. Юк, әти, барыбыз да бүлешмибез ич. Син ачуланма, әти. Без, чыннан да, сине искә алырга җыенган идек.
Хәким. Ник ачуланыйм, сез гаепле түгел ич.
Гөлсем керә. Аның артыннан Хафизның көлгәне ишетелеп кала.
Гөлсем. Уф, Аллам, биетеп үтерә яздылар. Абау, сез нигә бик болытлы. Тышта да яңгыр җыена бугай.
Хәким. Ярый, улым, син ял ит, бар.
Ирек. Юк, әти, мин китәрмен инде.
Гөлсем. Юк, юк, нинди китү, атаң исән-сау әйләнеп кайткан.
Хәким. Шаулама әле, хатын.
Гөлсем. Шаулама… Синең өчен тырышам.
Хәким. Моңарчы тырышканнарың да бик җиткән.
Ирек. Ярый, мин китим, бер ашыгыч эш бар иде, сау булыгыз.
Хәким. Сау бул, улым.
Ирек китә.
Гөлсем. Озакка югалма. Нәрсәгә чакырдың?
Хәким. Утыр әле яныма.
Гөлсем. Миңа монда да әйбәт.
Хәким. Йә, ничек соң, әнисе, күңеллеме?
Гөлсем. Нигә алай дисең?
Хәким. Тыштан көлсәң дә, эчтән яна кебек…
Гөлсем. Менә әйттең, нигә яныйм ди мин…
Хәким. Ярый, үпкәләмә. Мин үлгәч, ни эшләргә иде инде синең исәп?
Гөлсем. Әй, юк сүз сөйләп утырма әле. Исән-сау ич син! (Кочаклый.) Рәхәтләнеп яшибез әле, Алла боерса.
Хәким. Тукта әле, соңыннан. Әйт әле менә, яшермичә.