Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 10
Секунд эчендә шул фикер башыма килде дә, тиз генә торып басып:
– Гафу итегез, Галия апа, куык минеке иде, ялгыш шартлап китте, – дидем.
Галия апа, чарт иттереп, күрсәткеч таягы белән картага сукты да:
– Бар, югал күземнән, хәзер үк чыгып кит класстан! – дип, мине куды…
Аннары тәнәфестә укыту мөдире Нәҗип абый янына алып кереп тә нык кына «эшкәрттеләр» үземне. Ләкин мин Рәдифкә сукыр бер тиенлек тә үпкәләмәдем. Иң якын дустыңа ничек булышмыйсың инде?..
Безнең дуслык соңрак, икебез дә үсеп, егет булгач бозылды.
Ул елны без икебез дә, ун классны тәмамлап, колхозда эшли башлаган идек инде. Рәдиф – завхоз, мин – хисапчы. Ул елларда унны бетергән кешеләр бик кадерле иде бит, нигә алай колхозда гына каласы иттегез, диярсең син, бәлки. Минем дә үз хыялым бар иде: авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә иде минем исәп. Ләкин хыял – бер, чынбарлык – бөтенләй башка нәрсә бит ул, туган. Мин унынчыда укыган елны әнием авырый башлады да, мин аны ташлап китә алмадым. Дөрес, Рәдиф, Казанга барып, педагогия институтына имтихан биреп караган иде каравын. Күрәсең, булдыра алмагандыр – имтихан алу вакыты беткәнче үк әйләнеп кайтты да:
– Ун ел укып та бик нык алҗытты инде, җитәр! Колхозда эшләп карарга кирәк бераз, – дигән булып, шыпырт кына завхозлыкка урнашты.
Минем укырга китмәвемнең тагын бер бик җитди сәбәбе бар, туган. Ул турыда һич тә сүз кузгатырга исәбем юк иде дә, шулай булса да яшереп калдыра алмыйм инде мин синнән. Хикмәт шунда: әти бик кызу канлы, бик җиңел холыклы кеше иде безнең. Шуның өстенә нык кына салгалый да иде. Ә салдымы – тавыш чыгара, әнигә бәйләнә, бер дә юкка аны кимсетә башлый. Соңгы елларда бөтенләй азынды бу. Әнинең кыз чагыннан калган, күз карасы кебек итеп саклап тоткан мамык шәлен дә, хәтта бердәнбер самавырыбызны да каядыр башка авылга илтеп сатып эчеп кайткач һәм шуның өчен әни күз яше белән елап, аерылырга җыена башлагач, карап торган бердәнбер сыерыбызны да җитәкләп чыгып китте дә шул китүеннән җир упкандай юкка чыкты. Исәндерме-юкмы – ул хакта бернәрсә дә әйтә алмыйм. Хаты да, хәбәре дә юк.
Менә шулай, туган. Әтисез дә калгач, кием-салым, ашау-эчү мәсьәләләре дә шактый кыен булгач, миңа институт турындагы хыялларымны онытып торырга туры килде. Әйтмәсәм дә аңлашыла булса кирәк, Рәдиф тә, мин дә ул чакта борыннарыбызга кызлар исе кергән, кызлар дигәндә җәһәннәмнең аргы ягына барып чыгарга әзер торган егетләр идек инде. Кичләрен аулак өйләргә дә йөрибез. Ә үзебез һаман бик дус, бик тату. Беребез ни әйтсә, икенчебез шуңа риза. Гомергә шулай булыр төсле иде. Әмма кешеләр яшьрәк чакта гына шулай эчкерсез булалардыр, ахрысы. Ә олыгая төшкәч, күңелләре тупаслана, муртая, дуслык хисләре кими, шәхси омтылышлары өстенлек итә башлый булса кирәк. Икенче төрле итеп әйткәндә, «минеке», «миңа» дигән нәрсә алгы планга чыга торгандыр, ахрысы. Шулайдыр, шулай булмаса, кайчакта дус белән дус кына түгел, эне белән абый, ата