Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде. Вакиф Нуруллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин страница 13

Она должна была жить / Ул яшәргә тиеш иде - Вакиф Нуруллин

Скачать книгу

иде. Һичбер арттырусыз әйтәм, әгәр шул көнне тәвәккәлләп, чынлап торып тотынсам, кайтыр иде ул минем белән. Әгәр шул көнне аны алып кайткан булсам, ак сакаллы карт буласы икәнмен мин: бер ел бергә яшәп каласы икәнбез! Ләкин юк, үткәнне кире кайтару мөмкин түгел шул!..

10

      Кырык беренче ел башында Сәкинә тагын утырмага килде. Бу юлы безнең арага керүче булмады. Рәдиф инде кисәтелгән, авылның бүтән егетләре шулай ук безнең яратышуыбызны белә иде. Шулай да беркөнне аулак өйдә кич утырганда, «кәҗә ябарга» алып чыккан аны Рәдиф. (Ул көнне мин, колхоз отчёты белән районга барып, кич утырырга кайтып җитә алмаган идем.) Ләкин элеккечә үк сагызланмаган ул. Төрле юк-бар турында лыгырданып торган да:

      – Син чынлап та яратасыңмы шул чыпчык йомыркасы төсле сипкелле, сары кашлы Өлфәтне? – дип кенә сораган.

      Сәкинә дә каушап калмаган.

      – Чынлап яратам, Рәдиф! Сипкелле булса да, узган ел Сабан туенда теге Казан егете белән икегезне ике якка сибеп китте ич ул! – дип җавап биргән.

      Шуннан авызы томаланган тегенең. Үзалдына нидер мыгырданып, тәмәкесен кабызган да аулак өйгә кереп тә тормыйча кайтып киткән.

      Сәкинәнең җавабы бик җиткән дип санадым мин. Ул хакта Рәдифкә бөтенләй сүз катмадым. Нишләтим соң, сипкелле булгач сипкелле инде мин. Кашым гына түгел, чәчем дә сары, бакыр төслерәк. Дөресен генә әйткәндә, Рәдифнең дә әллә ни мактанырлыгы юк инде кана. Төс-бит, буй-сын шәп, әлбәттә. Ул яктан тел тидереп булмый. Ә менә аягының рәте юк. Өченче ел сугу машинасының маховигы тирәсендә шаярып утырган чагында, барабанны маховик белән тоташтыра торган каеш астына аягын ялгыш кыстырып, бәлагә тарган иде ул. Шуннан соң аягының тубыктан түбән ягы тәмам эштән чыгып калды. Хәзер бик нык аксап йөри. Ул аягына фабрикада тегелгән ботинка да, күн итек тә кия алмый. Фабрика итеген боздыртып, үзенә җайлаштырып, Галим абзыйдан тектереп кенә кияргә мәҗбүр. Алай да юньләп йөри алмый әле. Иярле атка атланып барган кеше сыман, бер батып, бер калкып кына йөри. Менә шул кеше синнән «сипкелле, сары чәчле» дип көлеп йөргәч, кәефең кырылмый нишләр?..

      Шулай итеп, ул килүендә бер атна торды Сәкинә безнең авылда. Бер атна буена һәр кичне озата кайттым мин аны. Әмма санаулы көннәр бик тиз үтә шул, каһәр. Тәмам ияләшеп, үзләшеп җиткәндә генә:

      – Иртәгә мин китәм инде, Өлфәт, – диде Сәкинә.

      – Юк, Сәкинә, беркая җибәрмим мин сине. Риза булсаң да, булмасаң да алам да калам!

      Мин аны чынлап әйткән идем. Сәкинәм, җан кисәгем, дерт итеп куркып китте. Беркавым тәмам аптырап, ни әйтергә дә белмичә торды. Бары шуннан соң гына:

      – Юк, Өлфәт, алай куырма әле син мине, – диде. – Без бик яшь бит. Мин яңа гына унсигезгә чыктым. Аннары әниең терелеп китсә, сине армия хезмәтенә дә алып куюлары бар. Бер кавышкач, ике ел аерым торулары бик кыен, диләр ич!

      Шулай дигәч, мин каршы килә алмадым.

      – Алай-болай армиягә алып куйсалар, мин хезмәт итеп кайтканчы көтәрсеңме соң, матурым? Берәрсенә күзең төшеп, башың әйләнеп

Скачать книгу