Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 29
Тәнкыйтьне кабул итмәгән Сахип сүз елгасын әлеге дә баягы акча ягына борып җибәрергә ниятли:
– Әтинең хәрби пенсиясенә кызыгып килгәндер әле Хәерниса апаң.
Халидә, үзен берьяклы аңлаганга үрсәләнеп:
– Сахип бәгърем, син нишләп кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне, рухи якынлыкны байлыкка, акчага кызыгуга гына кайтарып калдырасың? Халык юкка гына ач тамагым, тыныч колагым дип әйтми торгандыр. Өлкәннәр арасында эчке уртаклыкның, хәтта мәхәббәтнең булуын күз алдына да китерә алмыйсың. Сез әтиегезне җылы канаты астына алган мәрхәмәтле апага рәхмәт әйтеп яшәргә тиешсез. Ул үзе сугыш ветераны, инвалид булса да, өч малай үстереп, барыгызны да укыткан, тәрбия биргән. Сезнең холкыгызны яхшы белгәнгә, мөстәкыйльлеген югалтасы килми.
– Әнисе, үзенә дә җитәр-җитмәс акылын көчләп тагарга маташучылар болай да җиткән, – дип, Сахип кул сырты белән муенын сыдырып алды. – Син дә моралист булып киләсең. Әллә картаясың инде, хатын?
– Син минем фикеремне аяк астына салып таптарга мөмкин. Бер сүз кузгалгач, күңелеңә авыр алсаң да, әйтеп бетерим инде. «Ирең эчә, ялкау» дип, өлкән кызыбызны гел котыртып, араларын бозып, гаиләләрен таркатуга шактый өлеш керттең. Нәтиҗәдә кызыбыз өебездән үк чыгып китте, элеккеге хәләл җефете калдырган фатирда яши. Икенче яртысын һаман таба алмый. Кияүне төрлечә түбәнсетергә тырышып, араларына тыкшынуыңны куймасаң, Ләйләнең дә бәхете көзге пыяласы шикелле уалып төшәчәк.
– Яшәсеннәр. Мин каршы түгел. Бөтен тырышканым, карьерам, байлыгым кызыбыз өчен.
Сахипны почмакка китереп кыскан Халидәнең әле туктарга исәбе юк иде.
– Ни өчен дип инде Ләйләне фамилиясен сакларга мәҗбүр иттең. Киләчәкләре турында уйлаган ир белән хатын һәм балалары уртак фамилиядә йөрергә тиеш. Бик күптәнге, зыялы фамилия, имеш, әнә югары дәрәҗәгә ирешкән, нәселләре йомшак креслода утырганда Табиев, Батыев, Репеев фамилияләре күңелдә шом уята иде. Хәзер алардан нәрсә калды? Пшык. Габбасов фамилиясе борынгы дигән булып кына, эшләмәсәң, тир түкмәсәң, берәү дә китереп бирми. Казына башласаң, әллә ни күптәнге дә түгелдер әле фамилиягез, Еникеев, Апанаев, Максудов кебек борынгы китапларда очрамый шул, аның шөһрәте энеңнән, синнән, кара алтын табучы туганыгыздан гына башлана торгандыр дип уйлыйм. Исемең матур, кемнәр куйган дип, кемнең хезмәт хакын арттырганнары, бушлай машина биргәннәре бар? Кияүгә каршы алып барган мәкереңнең ахыры ни белән бетәр, соңыннан терсәкне тешләп булмый, абзыкаем. Кызларыбызны, бигрәк тә Ләйләне акча белән боздың. Без аны яшь әле дип, гел уч төбендә генә биетеп, гаилә тормышына, кирәк чакта иргә буйсына, тыңлый, кичерә белүгә өйрәтмәгәнбез.
Сахип Халидә ханымның соңгы җөмләсенә үз бәясен бирергә ашыкты. Батып баручы, саламга ябышкандай, сүз дилбегәсен үз кулына алуга омтылуы уңыш алып килмәде.
– Тыныч кына ашап-эчеп утырганда, бәйдән ычкынгандай, йодрыгыңны минем бит тирәсендә уйнатуың Ләйләгә гаилә тәрбиясе бирүгә керәме?
Халидә