Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 30
– Дуңгыз малай, ник минем белән сөйләшкәндә, читкә карыйсың, күзләреңне яшерәсең? – дип соравына:
– Печән бушатканда, чүп кергәние, – дигән җавап ала.
Абыйсы, «күзгә карап сөйләш» дип, бер әйтә, ике кисәтә, канга батырганчы кыйнап та карый, мәгәр файдасын күрмәгәч, чүп җыярга маһир күзләр хуҗасына бәйләнмәс була.
Габделбарның иң сөймәгәне мәктәп, дәрес әзерләүне таләп иткән укытучы, җүнләп өйрәтә белмәгән дәреслекләр булып чыга. Ул физикадан йә химиядән мәсьәлә чишү урынына бер әрдәнә утын ярырга риза булып яшәде. Сәләтен кысып кына тамызу өстенә тырышлыгын да кызганган икән табигать. Министр буласы юк, түрәләргә дә хезмәтчеләр кирәк дип, тугыз сыйныфны этеп-төртеп тәмамлаткач, абыйсы аны уку белән артык борчымас була. Бер сыйныфта икешәр ел утырган Габделбарның солдатка каралу яше дә килеп җитә.
Алдаша, хәрәмли белүе, куштанлыгы армиядә хезмәт итү чорында бик тә ярап куялар. Сержант аны гел үз янында ярдәмчесе, күзәтүчесе итеп йөртә. Солдатлар Габделбарны кыйнап та, сыйлап та карыйлар, әмма ул сержантка барысы өстеннән әләкләвен дәвам итә. Армия срогын тутырып кайтып, берничә атна ял итүгә, абыйсы көтелмәгәнрәк белдерү ясый:
– Энем, үзем исән чакта сине башлы-күзле ясап калдырырга ниятләдем әле.
Өйләнү хыялы ике ятып бер төшенә дә кермәгән Габделбар югалып кала. Уйламаган тәкъдимнән шатланырга да, кайгырырга да белми.
– Мин бераз ял итеп, эшкә урнашып, кешеләр белән аралашып, күңелемә ошаганрак кызны очратып, гаиләне соңрак корырмын дип планлаштырган идем.
Абыйсының җавабы кискен һәм катгый була:
– Юкка башыңны ватма. Синең өчен уйларга мин бар. Тәк вот. Минем муенда утыру срогы узды. Үз балаларымны укытып бетерәсем бар. Сине бик әйбәт, хәлле, тәртипле гаиләгә урнаштырам. Мин аңа өй салыштым. Шунда хатынының сеңлесе безгә аш-су әзерләп йөрде. Өй хуҗасы белән синең турында сөйләшенгән. Акыл белән яшәсәң, күзләренә туры карамыйча, иренмичә хезмәт итсәң, авызың балда-майда булыр.
Габделбар абыйсыннан «мине өйләндерергә уйлаган кызыгыз матурмы, эшчәнме, әти-әнисе бармы» дип сорарга өлгермәде, абыйсы нотыгын дәвам итте:
– Әти-әнисе авылда яшиләр. – Абыйсының теленә үзенә кирәккәндә шайтан төкергән диярсең. – Кызның йөзе шикәр төсле ак, күзе – чакма, куллары – каз муены. Кияүдәге апасы янында шәһәрдә яши.
– Минем кебек, туганнарының хезмәтчесеме? – дип, абыйсына төрттереп алуы тегеңәргә тузынырга, нәгърәләр орырга, эчендә җыелган бар күбекләрен чыгарып ташларга сәбәп булды. «Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр» ы да, «Көт рәхмәт – алырсың нәгъләт» е дә – берсе дә калмый. Габделбары да солдатта үҗәтлеккә, үзенә тиешле ботканы сугышып булса да алырга өйрәнгән иде шул.
– Дөньяда