Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 31

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

ачыкланыр, тизрәк ашарга утыртсыннар иде.

      Дүртпочмаклы өстәл өстен иңләп алганнан соң, Габделбар түр ягында утырган, халатынамы, күлмәгенәме өлгергән кызыл җиләкләр төшерелгән, киемнәренә сыеша алмыйча тырпаеп торган мул күкрәкле кызны күреп алды. Ул да кунакка килгән кеше кебек, урыныннан чак кына күтәрелеп, өлеш тәлинкәләрен, чәнечке-пычакларны урнаштыру белән мәшгуль. Өлкәнрәк ханым кебек икенче бүлмәдән ризык ташымый. Җилкәсенә сыланып торган коңгырт чәч, түгәрәк йөз, ризыкны эләктереп алу өчен әзерләнеп куелгандай алгарак чыгып торган тулы иреннәр, үрелгәндә күренеп алган сыгылмалы билләр Габделбарның күңеленә хуш килде. «Мин бу туташка әүвәл гашыйк булырга, аннан соң өйләнергә тиеш булам бит инде. Һәрхәлдә, шул тулы түшле кыз минем гомерлек юлдашым, таянычым булыр дип фаразлана. Әгәр аңа ошамасам нишләргә? Хәер, алары башларны уртак түшәккә салгач килә торгандыр», – дип уйлады Габделбар. Әрекмән колак абыйсы юлда килгәндә шулай дип аңлатты. Тын тартырга да өлгермәделәр, кулларын бер-берсенә ышкый-ышкый, хуҗа да бүлмәгә килеп керде.

      – Белми дә торам, кадерле кунаклар – булачак кодалар – өемдә утыра икән. Халидәсе дә алданрак кисәтмәде. Яле, карчык, бардан Шотландиянең үзеннән үк килгән эчемлекне алып кил әле.

      Элеккеге нигъмәтләр янына рюмкалар, виски, шампан шәрабы дигәннәре өстәлде.

      Түргә, үзен Әсма дип таныштырган кыз янына утыртылган Габделбар беренче мәлдә үзен ашка төшкән таракан кебек бик киеренке тотты. Теле әйтерсең лә аңкауга ябышкан, тиешле сүзләрне дә укмаштырып чыгара алмый. Шулай да егет гомерендә бик сирәк күргән, беришесе бөтенләй яңа ризыклардан баш тарта алмады. Рөхсәт булуга, Габделбар, атна буе ач торган кешедәй, өстәлдәге төрледән-төрле тәмле азык-төлекне ашыгып-кабаланып авызына тутыра башлады. Әйтерсең лә, барысын да тиз генә капкаламаса, кемдер кире алып китәргә кулын сузган. Әсма егетнең әле уылдыкка, әле сөмбаш, керкә балыкларына, төрле чикләвекләргә ташлануына көлемсерәп тә, аның хәлен аңлап та күзәтеп торды. Бер-ике чәркә шәрабны тәгаенләп куйгач, мәҗлес үз җаен алды, өлкәннәр гаилә бәхете, аның киләчәге, ярдәмнәреннән ташламаулары турында сүз куерткан арада Габделбар песи баласы кебек йомшак, җылы нәрсәнең янтавына орынганын сизде. Әсма кулын кая куярга белми интегә икән. Габделбар аны киң учына алды. Дымлырак кулдан таныш булмаган дулкын бөтен тәненә таралып, җиңелчә калтырауга күчте. Рюмкалардан кыюлык алган егет кулын Әсманың итәгенә елыштырды, төртеп җибәрү урынына кызның кулын тирәнгәрәк төрткәндәй хәрәкәте күңеленә аеруча хуш килде. Өстәл артындагы юк-бар, чынлыкта яшьләрнең киләчәге, язмышлары турында сөйләшүләрне төш күргән шикелле генә кабул итеп утырдылар. Абыйсы вәгъдә иткән мәхәббәте тугланып ятканда, Габделбар өчен өстәл артындагы сөйләшүләрнең бер әһәмияте юк иде. Абыйсы нәрсә турында хәл кылганнарын соңыннан аңлатты. Яшьләр өйләнешкәч, Габбасовлар коттеджында торачаклар икән. Бүлмәләре элек гараж дип уйланылса да, җылы кертелгән, аерым

Скачать книгу