Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 35

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

юатырга тырышса да, тынычлык килмәде. Морадка битараф түгеллеген, аның ифрат зыялы, итагатьле кеше булуын, очрашулар, яратышулар үткәндә калгач кына, бөтен барлыгы – җаны-тәне белән аңлады. Вакытлыча юатырга хатыннар янына ашыгучы ирләре табылыр анысы. Кыланчык Артурның да очрашасы килә, баскетболист та һаман яратуы турында такылдый. Шулай да ирсез хатын – йөгәнсез ат дәрәҗәсенә төшәсе килми Ләйләнең.

      Ялдан кайтканнан соң, эчке чакыруына, җан тартуына буйсыныпмы, машинасын беркөнне Морад ширкәте ягына борды. Нәриман урамы тарафында бер йомышы да юк иде. Автомобильләр кую өчен махсус эшләнгән мәйданчыкта янәшә диярлек үк куелган ике зәңгәрсу джипны күргәч, күзләренә ышанмыйча, тагын да якынрак килеп, тормозга басты, кукраеп утырган машиналарны игътибар белән карагач, төсләре, маркалары, зурлыклары арасында шактый аерма булуын ачыклады. Иң гаҗәбе – икесенең дә артында берүк 438 саны эленеп тора. Тик хәрефләре генә үзгә. Берсе – В, икенчесе М белән башланганны күргәч, ахмак Габделбарның һәлакәткә алып килгән хатасын аңлады. Машиналарның маркасын танымаган, серияләренең төрле булуын исәпкә алмаган. Шуны аңлагач, күзен кара болыт каплагандай, йөрәге урыныннан күтәрелеп, бугазын томалагандай, утлы үкенеч бөтен тәнен яндырып алгандай булды.

      Уеннан уймак чыгу буламы бу, әллә язмыш шаяртуымы? Габделбарга ышанган әтисенә рәнҗү йөрәгендә төер булып укмашты.

      Иреннән аерылгач, апасының ни өчен коттедждагы оҗмах тормышны ташлап китүенең серен Ләйлә аңлый башлады кебек. Әтиләренең кызларын шәхси милек кебегрәк бәяләвендә аларның мөстәкыйль тормышларына урын каралмаган икән.

      Кем гаепле соң аның фаҗигасендә? Әлбәттә, үзе. Морад белән очрашып, күзгә-күз карашып аңлашу, һич югында, әнисе кебек борын төбендә йодрык уйнату урынына дуамалланып, әтисе мәхкәмә язып биргән гаризага кул куеп, нинди төзәтеп булмаслык хата эшләгәнен Ләйлә хәзер генә бөтен тирәнлеге белән аңлады. Үзенең халәтендәге үзгәрешкә дә игътибар итте. Кирәксә-кирәкмәсә дә тозлы тамчыларын агызырга әзер күзләреннән яшь чыкмый, ә күңеле җылый да җылый.

      Ләйләнең машинадан төшеп, Морад янына йөгереп кереп, сөешеп йөргән чактагы кебек, кешеләргә дә игътибар итмичә, муенына ташланасы, ахмаклыгы өчен гафу үтенәсе килде. Мәгәр ул мәкер аркасында гына, аңа ышанмыйча, гаилә таркатуын, олы мәхәббәтләрен аяк астына салып таптавын, Морадның гафу итмәячәген белә. Кызын ташламас, әмма Ләйлә ягына әйләнеп карамас.

      Барасы юлыннан кире әйләнеп кайтып, өйләрендә чәй эчеп утырган әтисенә ике бертөсле машиналарны бутау, аермаларын ачыклый белмәү аркасында гына гаиләнең таркалуы, гомергә төзәтелмәслек хата ясалуы турында кызының кызып-кызып бәян итүен Сахип Миндрахман улы, чәйле касәсен өстәлгә куеп, тыныч кына тыңлаганнан соң, ике нәтиҗә ясады.

      – Кызым, хәзер дөресен әйтим инде. Ирең сиңа лаек түгел иде. Кадереңне белеп, бәяләп яшәмәде. Бу хәл булмаса, башкасы килеп чыгар иде. Шыпырт кына безнең ширкәттә эшләп йөрисе урынга, үзенең

Скачать книгу