Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 36

Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин

Скачать книгу

торыргамыни? Балага мондый мәхәббәт буламыни? Мине яраткан иремнән аердың, гаиләмне изеп-таптап ташладың. Әйдә тантана ит, син – җиңүче. Кызымны да шундый язмыш көтмәсен дип, сездән аерым яшәргә, үзем менә хәзер генә аңлаганча тәрбияләргә булдым. Апам янына күчәм. Бәлки, соңрак Морад та гафу итәр. Сезнең янда калсам, ул минем якка әйләнеп тә карамаячак. Ул бит безнең фаҗиганең кем караламасы буенча эшләнгәнен бик яхшы белә. Морад – бик акыллы, сизгер кеше, – диде.

      Ләйлә, йөгереп чыккан әнисенең аһ-ваһына, чәбәләнүенә, әтисенең балтасын суга төшергән кешедәй югалып, өнсез калуына игътибар итмичә, бер кулына кызын, икенчесенә тәгәрмәчле чемоданын тотып, алдан чакыртып куйган таксига чыгып утырды. Күптән түгел гөрләп, тирә-юньгә шатлык бөркеп торган кызыл кирпечтән салынган өй машина артыннан моңаеп, йокымсырап карап калды. Үлем тынычлыгын җанландырырга җыенгандай, көзге яңгыр сибәли башлады. Яраткан апасының үзен ташлап китүен аңлапмы, туган йортына килгән фаҗигане күңеле белән сизепме, кара капканы эчтән тырный-тырный, Томан шыңшырга кереште.

      Сахип Миндрахманович үзен бик тиз кулга алып, әүвәл Томанга кычкыргач, тантаналы җыелышны япканда кулланылган тавыш белән:

      – Син артык борчылма, карчык. Кызыбыз нервларын тынычландыруга, мунча кереп, бассейнда коенасы килүгә әйләнеп кайтыр. Габбасовлар тәрбиясен алган кеше ич ул, – диде.

      2010

      Итле пәрәмәч

      – Көзге яңгырлар башланганчы сәфәр чыгып, авыл һавасы сулап, дус-ишнең хәлен белеп, үзебезне күрсәтеп, бер җилләнеп кайтыйк әле, – дип, Нәкыйп дусты Талипның теңкәсенә тиде, җелегенә төште. Адәм баласы үзенә кирәккәндә моңлы да, шаян да була ала икән. – Мәгълүм җырда әйтелгәнчә, «ялгызымны җибәрмәссең бу катлаулы тормыш юлыннан», – дип, ул ялвару катыш сынаулы карашын Талип ягына төбәде.

      Икенде шәүләседәй озын буйлы, кыска итеп кистергән чәченә ак бәс кунган икътисад фәннәре кандидаты Талипны нәфес корты «каршы килеп маташма, ризалаш, фани дөньясында бер тапкыр яшибез, форсатны ычкындырма» дип котыртып торса да, үзе дә ышанмаган дәлилләрен китереп, карышкандай итте.

      – Кайсы тарафларда безне шулай зар-интизар булып көтәләр инде? Бер әрсезенең баласы миңа имтихан бирә алмагандыр әле?

      – Юк ла, – диде Нәкыйп, кулын фикеренә ярдәм иткәндәй болгап, – Нәрәстә районы хакимияте башлыгы Фәһим Юзликәев күптәннән чакырып интектерә. Аның күңеле үзе туып үскән кыпчак далалары шикелле киң диләр, кунакчыллыгы турында риваятьләр йөри. Аннан килеп, без аның белән Саратов партия мәктәбендә бергә укыдык. Минем дусларча ярдәмем аңа күп тиде.

      – Фикереңне ачыкла, – дигән булды Талип, сүз ялгау өчен генә.

      – Күп имтиханнарын минем конспектлардан файдаланып тапшырды. Кстати, ул үзе дә фән кешесе, доктор. Тик кайсы фәннәрнеке икәнен тәгаен белмим. Мин аңа «якын дустым, икътисад белгече, университет укытучысы белән киләм, рәхәтләнеп аралашырсыз» дидем.

      – Конспектка ышанып кына ерак юлга чыгу

Скачать книгу