Отколотое зеркало / Китек көзге. Талгат Галиуллин
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Отколотое зеркало / Китек көзге - Талгат Галиуллин страница 37
Магнит кыры кебек үзенә тартып торган кызның тышы куян кебек йомшак булса да, эче елан кебек зәһәр, хисе аек акылга, исәп-хисапка корылган булуын сөюдән күзләре тонган мәхлуклар башларына да китерә алмыйлар. Мәҗнүннәр белән аерым-аерым очрашып йөри дә, кыз икесенең дә күп балалы гаиләдән, стипендиядән башка керемнәре юклыкны, кыйммәтле бүләклек, ресторанлык хәлләре булмауны, бар мөмкинлекләре бармак шомартып утыру, тезгә үрелү нияте белән кинога арткы рәткә билет алуга кайтып калуны аңлауга, икесеннән берьюлы котылырга ниятли. Үзе шундый мәкерле фикергә килеп җиткәнме, берәрсе киңәшен кызганмаганмы, кыз гашыйклардан бер мизгелдә арыну әмәлен таба: егетләрнең икесен дә бер үк вакытка, бер үк урынга очрашуга чакыра. Берсе кулына арзанлы кыр чәчәге, икенчесе лимонад тотып, соңлабрак, үз бәясен белеп килгән кызны көтәләр. Бер үк чибәрне яратып йөрүләрен башларына да китермичә, талгын җил белән иңгән хушбуй тәме борыннарын әчетүгә, мәгъшукалары янына йөгерәләр.
Тездән югары чәчәкле күлмәк кигән, җитен чәчле, аяз күктәй зәңгәр күзле, күпереп торган сөт өстен хәтерләткән ап-ак тәнле, бер күрүдә ирләрнең кыргый дәртен уята алырдай кыз бүген аеруча матур, очрашуга зур өметләр белән килгән ике дивананың күзләрен камаштырырлык, акылларын җуйдырырлык кимәлдә иде. Кыз ерактан күренүгә, берсе чәчәк бәйләмен, икенчесе, татлы сулы шешәсен тотып, сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәтләрен изһар итү теләге белән сөеклеләре янына ашыгалар. «Нишләп йөри әле монда бу колга аяк астында буталып, нәрсә калган бу бүтәкәгә минем кыз янында?» дип, егетләр бер-берсенә усал караш ташлыйлар да, мәрхәмәт көтеп, чибәркәйләренең күзләренә ымсынып, нәүмизләнеп катып калалар. Мәдинә исә ирененең бер читенә тәкәббер вә битараф елмаю кысып чыгарып, тере сын шикелле басып тора. «А» да юк, «б» да чыкмый авызыннан. Чәчәкне дә алмый, суга да үрелми.
Дуамал көчләре ташып торган яшь юләр егетләр, гаепленең кем икәнен ачыклап тормастан, тар басмада бер-берсенә юл бирергә теләмәгән тәкәләр кебек акаешып карашып торалар да,