Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 30
Кинаяләрне җегет белән кыз үзләре генә түгел, башкалар да аңладылар. Шаян, үткен, ләкин сак киленчәк Айбала, яратып көлә төшеп, сүзне икенчегә борды:
– Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый, тәвер җегет[43] булып кайткан, – диде.
Тукал да, йортның бу арада иң өлкәне булганга, кунакны сагынулары, аның язмышы өчен хафаланулары турында берничә сүз әйтте. Аңарчы ахмакча елмаеп торган дивана карчык та телгә килде:
– Ай Кодаем, ау! Ашыйсы ризыгы бетмәс, башы исән булса, адәм баласы бер кайта икән… Минем Шакирым үлеп калган булса кирәк! – дип үкереп елап җибәрде. – Атаңа нәләт… Байтүрә… җиде бабаңның каберен ачып… – дигән кебек мәгълүм тиргәүләрен тезә башлады.
Айбала уңайсызланды, кимперне:
– Кунак алдында оят булды гуй, чичәм, – диярәк, бер якка тартты.
Тукал, кымыз салып китерү өчен, уртадагы өлкән тирмәгә китте. Карлыгач-Сылу белән кунак җегет Арысланбай, йортның әдәпләре буенча, акрын, сабыр рәвештә сөйләшә-сөйләшә, ак өйгә юнәлделәр. Ләкин үзләре ут эчендәләр иде.
Түгәрәк киез өйнең эченә кереп, артта ишек ябылуга, илнең гадәте, йоласы, тышкы вәкаре бер секундта каядыр очтылар. Кызның сабыры бетте. Акылдан шашып, йөзе агарынган хәлдә, үзен үзе белмичә: «Карагым, иркәм, үләм, ау!..» – дип, җегетнең көчле кочагында югалды. Дөньяны, адәм кайнап торган даланы оныттылар… Җир, күк әйләнде, аяк астындагы туфрак каядыр китеп, караңгылык алды. Айлар буенча озак сагыну утында газапланган йөрәкләр, эчке сөю ялкынында эреп, бергә яндылар. Кайнаган каннар, томаланган күзләр, янып көйгән иреннәр озак, каты үбү эчендә хәлдән тайдылар…
Тыштан ниндидер каты тавыш ишетелгән кебек булды. Кыз һушына килде, керәләр бугай дип, тузган чәчләрен рәтли-рәтли, ишеккә таба ташланды, ләкин берәү дә юк иде. Җегет, яңадан кочагына алып, Сылуның тулы канлы, карасу кызгылт иреннәреннән үпте…
Карлыгач:
– Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, – дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп, читкә таба тартты да өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен, тиз генә тарап, кулбашларына төшерде.
Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп, тукал керде. Аның артыннан байның кечкенә кызы Гөлчәчәк, йөгереп килеп, кунакка сыенды. Арыслан, аның башыннан сыйпап, йөзеннән сөйде дә, кулындагы ашыкларын карап, кайдан алуын сорашып, ике конфет бирде. Бала теге йомыркалар белән булган иртәнге талашын сөйли башлады. Яшь хатын фаҗигане сизә иде. Ләкин катнашырга йөрәге җитми иде, хәзерге ире белән үзе дә бәхетсез булганга, кайсы хәерле булачагын уйлап очына да чыга алмый иде. Карлыгач-Сылуның яңаклары кызарып януыннан, күзләрендәге ялкыннан, киемнәренең бөтәрләнүеннән эшнең җаен сизенсә дә, аз гына булсын, шөбһә күрсәтмәде, гөнаһсыз елмаю, ышанулы тавыш белән
43
Әбдән мыктый, тәвер җегет – бөтенләй таза, чибәр егет.