Казакъ кызы (җыентык). Галимҗан Ибраһимов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Казакъ кызы (җыентык) - Галимҗан Ибраһимов страница 39
Тышта яңгыр ява башлады… Җил көчәйде. Тирмәне вакыт-вакыт селкеп куя иде.
Бер ачылган хәсрәт чишмәсе тукталмады; хатын һаман сөйләде:
– Багучының әйткәне күп дөрес гуй… Алтынчәч минем ак юлыма кара җылан булып ятты гуй… Асылҗегетем үлеп, Сарсымбайга тигәнемнең икенче елы иде, кызым Гөлчәчәккә авырлы чагым иде. Авылга зур буйлы, таза куллы бер нугай җегет молдакә булып килде. Балалар да, аксакаллар да үзен яраттылар. Кызлар, киленчәкләр дә аны күп бимаза кылды… Көннәрнең көнендә бер өйдә сөйләшеп утырабыз. Молдакә дә шунда… Арысланбайның җитү чибәр кызы Гөлканыс аны шаярта башлады: молдакәм, диде, казакъ йортында ир-җегетнең ялгыз ятуы гаеп санала, бу кич синең янына барам, диде… Бичара нугай кызарды, җавап әйтә белмәде. Бер киленчәк, кызга карап, тагы уен кылды: молдакә ишеген бикләп йокласа ни кылырсың? Кыз, яман көлә биреп, кирәгәне күтәреп керермен, диде. Бичара мумын адәм иде, ни әйтергә белмәде, кыз бала кебек кызарып чыгып китте… Шуннан соң кызгандым, ничектер күңелем якын күрә торган булды…
Хатынның сүзе шунда җиткәндә, тирмәдә яткан бала, саташып:
– Әкәм… ап… – дип сөйләнә башлады да тагын йоклады.
Карчык калгып-калгып китә иде, ләкин тукалның тыңлаучыга мохтаҗлыгын сизгәнгә, һаман чыдарга тырыша иде, хатын тагын кереште:
– Ул вакыт байбичәнең миңа ачулы чагы иде… Өч көн баемны миңа җибәрмәде, иртә белән иремә әйттем: «Берәүнең өлешен башкаларга биргән өчен кыямәттә җавап ничек икән?» – дидем, эндәшмәде; көттем, кич тагы килмәде… Күңелем тулып, күз яшем күл булып җыладым-җыладым да менә шул караватта ялгызым йокыга киттем… Молдакәм миннән күп элгәре менә шул тирмәдә, идәндә юрганнарга күмелеп яткан иде инде… Яхшы төшме күрәм, өнемме шулай, башта белә алмадым: ниндидер йомшак җылы бер кул, акрын-акрын күкрәгемне сыйпап, бөеремнән иркәли башлады… Каным уянды, борыныма хуш ис килде… Карасам, молдакәм икән! «Мине яныңа сал», – диде. Ни кылыйм, өлкән адәмнең сүзен ничек кире кайтарыйм. Аның күңел калуы юкмы? Кысып үптем дә кочагыма алдым… Рәхәт бер төн кичердек. Ак таң беленә башлагач кына аерылдык… Молдакәнең хуш исле мае миңа йогып кала торган булса кирәк… Беренче көннән соң йортның киленнәре, яман тел, гайбәтчел кимперләре алдында байбичә үземне хур кылды: «Тукал белән нугай молдакәнең тәне тәнгә тигән булса кирәк: һәр икәвеннән җөфардай яхшы хуш бер ис килә…» – дип әйтеп салмасынмы! Ачуым килде: «Телең корыр, бичә, – дидем, – балаларның остазы