Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 12
– Мамай төп һөҗүмен кайсы якка юнәлтергә ниятли? Безне кайчан туздыра башлаячак? Әйт дим тизрәк, әйт, анаңны сатыйм! – дип, кенәз аламасы хәзер инде үзе Хазбулатны якасыннан алып җилтерәтергә тотынды. Сатлык чапкын тамагыннан өзек-өзек җавап гыжлап чыкты:
– Төгәл кайсы якка… төбәләсен… Мамай үзе дә белми… Теге… ике аркадашы белән кушылгач… ачыкларга ният тоталардыр… Ә Ягайло хозурына… чапкын куган чакта нык кистереп әйтте. Алма чуагы беткәч. Сентябрьнең берендә!
Берникадәр вакыт баш чүмечен кашып торгач, кенәз Демьян, торгакларга таба борылып, ямьсез җикеренде.
– Ике ат әзерләгез, Митрәй кенәз янына шәхсән үзем барам! – Аннары, мескен теләнчегә хәер ыргыткандай, татар бәге тарафына сүз ташлады: – Митрәйгә җиткерермен, синең өлкән угылыңны үзенең сараена өлкән сакчы итеп алмый калмас. Вәгъдә – иман!..
Сатлык Хазбулат икенче төндә әйләнеп кайткан чакта Мамай урыныннан купмаган иде әле, утары кул сузымында гына яткан бәкнең югалып торуын төпченердәй түрә табылмады…
Ике күзне акайтып кына һичбер юлбарыс белән арысланнарны өннәренә кире кертеп булмый. Мамай, Борын-Инеш ярыннан купмыйча ике атна буе бик тилмереп көтсә дә, ул вәгъдәләшкән Тверь белән Кияү кала тарафыннан сыңар җайдак та күренмәде. Мирза урыс олыслары эченә бер ертаул да куып вакланмаган иде, барыбер дә уяу колаклар аша көтелмәгән шөбһә-хәбәр килеп иреште.
– Унсигезенче августта Митрәй кенәз Коломна дигән калага килеп җиткән. Үзе белән алтмыш меңле гаскәр алып килсә, Коломна янында аның кул астына тагын илле меңгә якын ир өстәлгән икән!
Бушка узган һәр көн – дошман тегермәненә яңа бер инеш ул. Өстәвенә яу булачак кырны дошман карамагына тапшыру да куркыныч. Юньле сәрдәр иң беренче нәүбәттә отышлырак ялан-кырны үзе сайлый, алда көтелгән һәрбер адымы өчен ятьмә-тозак үрә, дошманны, өненә ябылган аю-төлке урынына шунда куып керткәч, аранга бикләнгән җанвар хәленә китереп тукмый. Юк, яу кырын сайлап алырга ирек куеп, Дмитрий сыман йолкышларны сөендереп булмас!
– Алга кузгалабыз! Тын елга ярына! Ягайло белән Михаил чирүләре безне шунда көтә! – дип, үтә дә һаваланып, үзенең әмерен игълан итте Мамай бер иртәдә.
Төмәннәр бер-бер артлы, буар елан сыман сузылып, Тын елгага таба төбәлүгә, урыс олыслары ягыннан яңа хәбәр килде:
– Митрәй Ука елгасын кичеп чыкты инде. Аңа Сүздәл, Җүнкала, Рәзән кенәзләренең берсе дә яугир җибәрмәгән. Шуңа карамастан Митрәй канаты астына җыелган сугышчылар саны йөз илле мең чамасы чутлана инде…
– Ялган, ялган! – дип, акылдан шашкандай шаркылдады Мамай. – Бу хәбәрне китергән бушкуыкны дарга озатыгыз! Урыс кенәзләренең һичбер вакытта да йөз илле меңлек гаскәр җыйганы юк![26]
Барыбер дә Мамай төмәннәренә адымны кызулатырга туры килде. Тын елга ярына килеп төртелүгә, тораташтай калып шаккаттылар.
26
Рус елъязмачыларына нисбәт ителгән «Задонщина» һәм «Сказание о Мамаевом побоище» дигән хикәятләрдә Куликово кырында руслар ягыннан 303 мең сугышчы яуга кергән, шуларның 259 меңе һәлак булган дип тасвирлана. Әлбәттә, бу саннар хакыйкатьтән гаять ерак.