Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 15
Туктамыш тагын Мансур язмышы, дөресрәге, Мамай белән Витаутас бәйләнеше турында сорашырга телидер дигән уй да бар. Ләкин Карабәкнең Мамай хуҗа булган Үкәк каласыннан гына түгел, хәтта мирзаның сәфәрләргә, ауга чыккан чакта кора торган ефәк чатырыннан читкә тибелүенә дә унбиш еллап гомер үтте инде. Шулай икән, нинди генә сер алмакчы була соң Туктамыш? Карабәкнең яңа ханга ни хаҗәте бар?..
– Хуш килдең, Габдулла хан, әйдүк, мәйлең! – дип, Туктамышның ике кулын сузып каршылавын күргәч, Карабәк хәтта мәлҗерәп үк төште.
Үткәндәге сынаулар, күргән мең төрле кимсетелүләр һәм газаплар эзсез каламы соң! Ул күз төпләренә сытылып чыккан ачы яшьләрен кул аркасы белән сыпырып куярга мәҗбүр булды. Туктамыш бөтенләй үк туң бүкән түгел, ахры, аның бу кыланышын күрмәмешкә сабыша белде һәм элеккечә үк җылы тавыш белән дастарханга дәште:
– Мин сине кайчандыр, әле малай чагыңда ук, бер мәртәбә күреп калдым сыман, – дип, якын туганыдай сүз башлады ул. – Ялгышмасам, моннан егерме биш ел чамасы элегрәк, Җанибәк хан Җаек буена ауга чыккан чакта, синең атаң Дәүләт Хуҗа белән минем атам Туйхуҗаны да бер сәйранга дәште. Үз гомеремдә беренче мәртәбә мин шунда чакматашлы озын мылтык күрдем. Ул синең атаң кулында иде, шуның белән ул бер җәйрәнне екты. Син ул чакта ияргә ияләнеп кенә килүче, сыер боты чаклы малай идең. Шулай да, атаң белән шапырынасың килгәнгәдер инде, гел җәйрән тирәсендә бөтерелеп, авыз ерып йөрдең. Чакматашлы мылтык ул вакытта күңелемә бик нык кергән иде, шуңадыр, ахрысы, син, бәләкәч Габдулла да, хәтеремдә калдың.
– Ә мин моны онытканмын инде, – дип җавап кайтарырга мәҗбүр булды кунак, үзе барыбер дә җитдирәк сүз көтте.
– Мин сине, билгеле ки, сабый чаклар турында сөйләшеп утырырга вә кымыз эчәргә генә чакырмадым, – дип дәвам итте хуҗа. – Минем сараема йөзәрләгән киңәшчеләр, аркадашлар, Җучи бабабыз корган бар олысны кабат бер учка җыюда ярдәм итәрдәй олы бәкләр кирәк. Әйе-әйе, күзеңне бик акайтма, Җучи олысын өр-яңадан җыю минем исәп. Мондый олы юлда байтак гамәлләр кылынды да инде. Күк Урда белән Алтын Урда хәзер минем кулда. Шәйбан этләре эләктергән Меңкышлак олысын, Арал буйларын кайтару да әллә ни ерак йөрмәс. Магулстан мәркәзе Алматыдагы Камәретдин әмир белән Харәземдәге Сөләйман суфи да безнең Урдага кушылу ягында. Аркадашлар, ярдәмчеләр миңа Җучи олысын тулаем җыйнап бетерү өчен кирәк.
Карабәккә җиде кат болытлар өстенә менеп киткән ханны итәгеннән сөйрәп төшерергә туры килде:
– Тыңлап