Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 16

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов

Скачать книгу

саный башлавы бар.

      Карабәк сүзләре үтенә тиде, ахры, Туктамыш учактагы казан шикелле кайнап чыкты.

      – Юк, дидем мин сиңа, олыс бәкләренә, нәкъ хатыннар белән эш иткәндәге шикелле, уч төбен күрсәтергә һич ярамый! Мөгезе чыкмаган бозау кебек торсаң, шул хатыннар төсле үк, алар әүвәл итәгеңә, аннан муеныңа үрмәли башлаячак. Ярар, минем сүзне үтәп, Митрәй кенәз, гаскәр җыеп, Мамай мирзага каршы чыкты. Үзен хан итеп саный башлаган Мамай мордарны чәнчелдереп төшерү өчен шулай кирәк иде. Ул мордардан котылмыйча торып, бердәм Урда төзү турында хыяллану да тәмле төш кенә иде. Аны чәнчелдердек. Хәзер инде Митрәй Урда карамагыннан чыккан еландай баш калкытты. Чиратта ошбу еланның да башын өзү тора. Һәр түрәне, абзардагы мал шикелле, үзенең аранына, үз кетәклегенә бикли белү кирәк. Шуңа мин, иң беренче гамәлем итеп, Мәскәү өстенә яу белән барачакмын, монысы һич бәхәссез!

      Карабәк күзәтеп утырды, комарга бер керсә, Туктамышны бәйдән ычкынган эттәй тотып тыешлы түгел, бу теләсә кайсы киртәләрне дә сикереп чыгачак икән. Мәмләкәт чаклы мәмләкәткә йөгән кидергән таҗдар салкын канлы, аек зиһенле булса отышлырак та бит, мәгәр олы юл башында канат җилпеп гайрәт күрсәтү дә бик кирәкле шәйдер.

      – Иллә мәгәр һәрбер дәүләт, тылы белән генә түгел, чик буйларын йозакка бикли белүе белән дә көчле булырга тиеш. Иң тәүге нәүбәттә безгә нәкъ менә шул урыс кенәзлекләре чиген таш кирмәннәр белән ныгытып кую хәер. Шушы нияттән мин сине Болгар олысына әмир итеп озатырга дигән ныклы карарга килдем, Габдулла хан.

      Туктамышның үзенә төбәлеп утыруын шәйләп, Карабәк йөзен югарырак күтәреп бакты.

      – Болгар – минем туган йортым Актүбәдән кул сузымында гына, якын олыс, таныш җир анысы. Әмма Кырымдагы халыкның да яртысы – гәрәйлеләр. Әгәр чынлап та мине бер олыс әмире итеп күтәрергә ниятләгәнсең икән, шәхсән үземә Кырым җире якынрак. Монда минем туганнарым, яуларда сыналган җайдакларым. Ә син мине бөтенләй икенче тарафка, шимальдәге Болгар олысына ук күчереп куярга ният иткәнсең. Бу һаман мине Мамай мөриде, Мамай чирен эләктергән гыйсъянчы дип уйлаудан түгелдер бит? Яисә әмирләрне үзенең туганнарыннан ерактагы чит олыска утыртып, үзеңчә, Урданы фетнә-түнтәрешләрдән азат итәм дигән ышанычмы соң бу?

      – Асылда, Габдулла, миңа аркама пычак кадамый торган тугры җаннар, теләктәшләр кирәк. Заманында Мамай моны ике мәртәбә тәхеткә күтәргән дип кенә, Чыңгыз канын йөрткән, синең кебек абруйлы әмирләрне табын түреннән куып, ат карарга озату йә гади нәүкәр итеп орышларга кертү – ул өстеңдәге затлы җиләнеңне салып ташлап, хәерченекедәй кылка-сәләмәгә төренү шикелле үк тилелектер. Ата-бабалардан калган бер гыйбрәтле әйтемне ишеткәнең бармы? «Әтәч булып кычкырырга маташып көчәнә торгач, карга шартлап ярылган». Тач шуның шикелле, нинди генә булдыклы хан да ышанычлы әмирләрдән, сәүдәгәрләрдән, мигъмарлардан[29], ахыр чиктә кятибләрдән башка да берни кыра алмый. Шуңа күрә әйдә Болгар олысын ал син үз кулыңа.

Скачать книгу


<p>29</p>

Мигъмар – төзүче оста, архитектор.