Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 19
– Мин сиңа үч тотмыйм, – дип телгә килде Карабәк. – Аннары, йөкне икебез ике якка тарта башласак, дилбегә бүлешсәк, мәмләкәткә куәт өстәлмәстер. Без, мәҗлескә чакырылган мулла-мунтагайлар төсле, заманында бер-бер артлы Сарай тәхетенә килдек, булдыра алган чаклы «дога укыдык» та китеп бардык. Беребез дә Урдага ясин чыгу яисә «тәһлил» уку кебек хурлык кичермәдек, Аллаһка мең шөкер. Үткән эшкә салават, ди картлар. Бигайбә, бәйләрбәк. Инде тагын бер үк басмаларга кереп сөзешүләрдән Ходай Тәгалә үзе саклый күрсен, Ярабби!
– Амин, амин! – дип кабатлады Хәсән, Карабәкнең беләкләрен кысып, кайнар хисләр белдерүдән дә тартынмады…
Карабәк шушы ук Идел ярындагы Хаҗитарханга сугылып чыгуны да артык санамады. Анда әмир булып утырган Сәләчи бәкне үз күзләре белән күрү теләге элек тә бар иде. Аның хакында сәер дә, кызганыч та хикәят сөйлиләр бит.
Имеш, Болгардагы Шәймәрдән атлы әмирнең кызы Бибисара белән Кашанда утырган Гомәр угылы Әмәт, әтиләренә ияреп зур сәйранга чыккач, бер-берсенә гашыйк булганнар. Кире үз утарларына кайткач, Кашанда – Әмәт, Болгарда – Сара әтиләренең «колак итен ашарга» тотынган, ди.
– Миңа шул ярымнан башка бер тормыш юк, безгә кавышырга рөхсәтең бир…
Ике ата да үз балаларының сүзен тыңламый, чөнки, сәйрандагы ауда кайсы җәйрәнне кем екканын бүлешә алмыйча, болар үзара яман бозылышкан булган. Ахыр чиктә, әтисен күндерә алмыйча, Әмәт Болгар каласына качып киткән. Тик монда да, фатиха булмагач, яшь Әмәткә капка ачып торучылар юк икән. Ике гашыйк качып-посып кына күрешә башлаганнар һәм, хикмәти Хода, угыллары туган. Сараның гөнаһы ачылгач, әтисе аны зинданда асрала торган еланнар күченә ташлаттырган. Әмәт тә, сөйгәнен коткармакчы булып сикергәч, буар елан кочагыннан котыла алмаган. Шәймәрдән әмир үз оныгын үтерү турында да фәрман биргән булган, иллә мәгәр яраннары ятим сабыйны бик нык кызганганнар. Аны бер сал түренә бәйләп салганнар да Идел буйлап агызып җибәргәннәр. Ни галәмәт, Хаҗитархан янындагы ярга килеп төртелгән чагында да сал эчендәге сабый исән булган. Аны баласыз парга биреп үстергәннәр. Ә егет булгач, шушы сабыйны Хаҗитарханның әмире итеп күтәргәннәр. Чын исемен белмәгәч, сабый чактагы тарихына ишарәләп, Салчы дип йөргәннәр, әмир булгач кына ул үзен Сәләчи дип үзгәрттергән, имеш. Менә сезгә гыйбрәт…
Хаҗитарханга җитеп, Сәләчи бәк янына барып кергәч, Карабәк тәмам аптырашта калды. Валлаһи да, япь-яшь егет бит бу. Тәгам өстәле янында киная ташлагач, егет үзе рәхәтләнеп көлә.
– Ә мин, асылда да, әти-әнине белмим. Бер иш халык аларны, Җанибәк хан чорында котырган үләт зәхмәтеннән егылган, ди, икенче ишләре, Сарай түнтәрешләре вакытында әрәм булган, диләр. Мине кала халкы багып үстерде, һичбер арттыру юк. Монда мин тамак ялгамаган йорт калмады бугай, шуңа бөтенесе