Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 21

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов

Скачать книгу

үк яман орыш кубасына һичбер шик юк. Менә шул мәсләктән Казан кирмәнен иң беренче нәүбәттә ныгыту, аны Болгар-йортның төп калканы итү – мәҗбүри вә котылгысыз гамәл. Бу, – әлбәттә инде, синең белән минем җилкәгә ята торган олы бурыч. Моннан ары һәрбер яңа йортны, һәр карыш диварны шул бизмәннән күтәр.

      Көн шактый гына эссе булса да, Айгыр тау өстендә Идел ягыннан күтәрелгән талгын җил уйнаклый. Исләр китеп егылырдай гүзәл, сихри төбәк. Җилән белән каешларыңны салып ташла идең дә, ярты сәгать кенә булса да шушы шаян җил кытыклавына рәхәтләнеп, онытылып ят идең!

      Карабәк, җилгә йөзен куеп, бераз иләсләнеп торганнан соң, тагын җитдиләнде:

      – Мин ишеттем, Туктамыш хан Мәскәү тарафына Ак Хуҗа атлы бер әмирен юллаган. Аны озатып йөрергә, ә чынлыкта, ясак төяп кайту өчен, җиде йөз җайдаклы чирү дә җибәргән, ди. Җиде йөз җайдак ушкуй көймәсе түгел, алар сиңа сиздермичә үтмәс.

      – Идел уртасындагы Сыерлар атавына посып, елга өстен вә яр буйларын өч йөз яугир саклый. Ак Хуҗа сәфәре хакында безгә дә хәбәр килде. Алар Сура елгасын өске яклап үткән. Сарай нәүкәрләре урысларның Мөрем каласына ермак илә тарлавыклар аша алып бара торган яңа юл тапканнар.

      Яңагына кемдер чылтыраткан кебек, Карабәк ярсып кабынды:

      – Менә күрәсеңме, теләгәндә дошман яңа юлны һәрчак табып тора, май кисәген телгән хәнҗәр төсле, ил эченә тавыш-тынсыз үтеп керми калмый. Син – урыс белән ике арадагы соңгы кирмән бәге, нәкъ менә син уяулыкны ун мәртәбә, йөз мәртәбә арттырырга тиеш! Әгәр ихатабыз аша үтеп йөргән Ак Хуҗаны, аннан да яманы – карак илә дошманнарны да тоймый, йокы симертеп кенә ятсак, безнең урын дарда!

      – Соң, Ак Хуҗа безнең Казан яныннан үтмәде, дип такылдыйм лабаса! – дип, Янтык тавыш күтәрергә маташкан иде, Карабәк колагына элеп тә карамады.

      – Кичекмәстән Казан кирмәнен көчәйтергә, поскын чирүләр санын ишәйтергә кирәк. Мин әйтте диярсең, Ак Хуҗа урыслар ягыннан нинди дә булса җиңү яулап кайта алмаячак. Әгәр әле исән-имин кайтса. Шөлди кырын Мамай ташлап качкач, урыс кенәзләре нык азынды. Уен-муен түгел, йөз илле елдан соң ирешкән тәүге җиңүләре. Мамай кул астына сыңар Кырым олысының кеп-кечкенә чирүе тупланган булуны да санга сукмый алар. Исереккә диңгез тубыктан бит. Ә урыс, бер котырса, ерак урамдагы дошманына буе җитми икән, күршесенең булса да тәрәз-ишекләрен җимермичә калмый. Көт тә тор, иртәгә аларның безнең олыска да кул сузуы мөмкин…

      Янтык белән хушлаша башлагач, Карабәк янә тиз-тиз кабатлады:

      – Ак Хуҗаны куып кайтаралармы исерешкән урыс кенәзләре, тол хатынга санап, безнең итәкләргә үреләме – һәммәсе хакында да ашыгыч хәбәр юллап тор. Син әзерләгән ризык-казылыклар мин ияртеп килгән халыкка бик кирәк, әмма аларны алмыйм, кулым күтәрелми. Без тары боткасы, чишмә суы белән булса да тамак ялгарбыз, аякны сузмабыз. Сиңа ризык-нигъмәт безгә караганда да ныграк кирәк. Балта осталарың илә мигъмарларны да минем эздән кузгатма, үз яныңда калдыр. Казанны күтәр син, аһ, Казанны күтәр!..

Скачать книгу