Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 31
– Бу төбәккә килеп төпләнгәнгә биш ел үтеп китте. Инде ничә авыл калкып чыкты икән? – дип сорады ул, аерым гына беркемнең дә йөзенә текәлмичә.
– Һи, кем санаган аны! – дигән җаваптан соң ук шундук чамалады. Әһә, Кормаш телгә килде, күрәсең, калган ике бәк алдында абруе төплерәктер.
– Үзебезнең түбәдә генә дә җиде авыл булдык, – дип, һаман да шул Кормаш дәвам итте. – Шуларын әйләнеп чыгарга да вакыт җитми әле. Былтыр гына, менә көз ахырында, кар тирән ятканчы дип, Сөн буйларын айкап кайтканыем. Юк ла инде, үземне олы түрә итеп күккә чөяр өчен дә, күркә сыман кабарып йөрер өчен дә түгел. Башкалар ни кылана, шулардан артта калырга, адәм хуры булып йөрергә язмасын дип кенә…
Карабәкнең:
– Ни-нәрсә җитмәсә, артта калган булып, тар маңгайлы булып саналасыз соң? – дигән соравыннан да мәлҗерәп төшмәде Кормаш бәк.
– Һе, ни дип, авылда шул инде. Мәчетең юк, тегермәнең аякка басмаган, аннан килеп, арба-чана ясый торган осталарыңа, тимерчеләреңә алачык юк икән – син үзеңне Аллаһның кашка тәкәсенә санап, күкрәк киереп йөрмә инде, туган.
– Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, – дип, Карабәк баш чайкады. – Ә мин әле авылларга тимерче кирәклеген күз чалымына да китереп карамаган идем.
– И апаем, тимерче дә, аннан килеп, ияр ясый торган, камыт вә ыңгырчак эшли белә торган осталары да күче-күче белән кирәк аның. Атларның урманнан агач ташымый, кибән тарттырмый торган чагы юк та бит бичаракайларның. Өстәвенә, ара ерак дими, унар-унбишәр чакрымга кунакка йөрешәбез. Анда да, Аллаһның кашка тәкәсе кебек, гел атларда инде. Менә шуңа күрә, дирбия-камыт ясаучыларыннан тыш, каз каклый, чәкчәк-гөбәдияләрен телеңне йотардай итеп пешерә, килешле итеп күлмәк тегә белә торган алтын куллы хатыннарыбыз да, ай-яй, бик кадерле безгә!
– Ә шулай да Сөн ярында ничәләп авыл санап кайттың? – дип, Карабәк янә иске эзгә төште.
– Сикиядан Сөнгә бара-бара, уннан артык авыл санадым. Беренче чиратта мәчетләре, базарлары булган олырак авылларга исләр китте. Яхшый, Үрәзмәт, Әмәкәй, Күбәк, Гайсар, Аккүз, Исәммәт, Яркәй, тагын… э-э-э, Шәммәт, Кадермәт, Аеш, Кыргыз, Ябалак… Менә шуларын башыннан ахырына чаклы урап чыктым, мәчет төзеп өлгермәгәннәренә кереп вакланмадым.
– Нинди Яхшый, каян килеп төшкән Исәммәт, Кадермәт ул? – дип, күкерттәй кабынды Карабәк. – Исемнәрен һич кенә дә аңлап бетермәдем.
– Һе, безнең татар менә шулай кисек телле инде, мин нишләтим? – дип, Кормаш иңбашларын гына сикертте. – Яхшый дигәнен Яхшыбай бәк кора башлады да, үзе Сарман бәк янына китеп барды. Тегесе моңа кызын биргән дә Зәңгәр тау итәгенә сарай салган икән. Ул югалып бер кыш үтүгә үк авыл исеменең койрыгын кыскарттылар. Аннары шундый ук, очкылык чиреннән Әлмөхәммәт урынына – Әмәкәй, Кадыйрмөхәммәт урынына Кадермәт торып калды. Тегеләрдән күрмеш, Уразмөхәммәт, Ярмөхәммәт белән Шәймөхәммәтне дә тач шул рәвешчә