Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 35
«Сәер, гаҗәеп кыргый хәл бу, – дип, үз эченнән генә уйга чума-чума, кайту юлына чыкты Карабәк. – Мамай хөрмәтенә кушкан булсалар, алар шул мирзаны сагыналар, димәк. Ә ни өчен? Мамайның аларга нинди изгелеге тиде икән? Каты, корыч куллы булганы өчен кадерлеме шулай? Итек ыштыры, аяк чолгавы сыман, туктаусыз алышынып торган хан аламаларыннан туеп беткәнгәме? Менә баш ват.
Һичбер шик юк, әлбәттә, халык бу Сарайның таган сыман әрле-бирле уйнаган түнтәреш-суешларыннан да, тотрыксыз заманадан да туеп беткән инде. Бозау сыман юаш ирне, үшән алашаны, чи утынны да өнәмиләр, күралмыйлар хәтта. Халыкка, тыныч кына, кайгы-хәсрәтләрсез гомер итү өчен, ил сагына кыя-калкан булып баса алырдай гаярь ханнар, күмәк гаскәр кирәк бит ул. Әнә теге чакта Болгарда зар елаган Низамины гына искә төшер. «Без, урыс ушкуйларыннан, урыс баскыннарыннан арына алмыйча, канга батып яттык, шул көннәрдә Сарайдагы ханнар безне яклау өчен бармакка бармак та сугып карамады, Болгар олысын да үзләренә ясак түләргә вакыт җиткән чакта гына искә төшерәләр». Гади яугир булып йөргән Җәүдәтне генә кара, ул да үз йортын, үз илен билбирмәс баһадир итеп күрергә хыяллана ласа!
Менә шундый ул хакыйкать, кичәге Габдулла хан һәм бүген йорт хуҗасы булып күтәрелгән Карабәк әмир! Син юкка гына Болгар олысын Урдадан аерып алу яисә аның халкын, үз артыңнан ияртеп, кайсыдыр кыйтгага алып китү, аерым ханлык төзеп гомер итү турында хыялланасың. Син йөзәрләгән авылны, йөз меңләгән ир вә хатыннарны күк йөзенә иңдерә дә, аларны җиде кат болытлар өстендә яшәтә дә алмыйсың бит. Халыкның туган-үскән нигезе дә, кендек каны тамган туфрагы, туган-тумачасы, кода-кодагые, хәтта чикне бозган өчен тибешеп-төрткәләшеп яшәгән күрше-күләне дә – барысы шушында, Болгар атлы уртак олыста гына. Хәтта тирес өемендә тибенгән тавыклар да үзенең ихатасын ташлап китә белми, ызан аша яткан күршеләр бакчасына кереп суалчан каптырса да, кабат үзе ияләшкән ихатага йөгереп чыга. Туган җир ул иңгә элгән йә аякка кигән кәвеш белән җилән генә түгел, аны монысы ертылды йә тишелде дип кенә алыштырып һәм яңартып булмый. Менә шушы яшәгән җиреңне гөлбакчага әйләндерә белергә, ә аны куян-төлке түгел,