Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 36

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов

Скачать книгу

бүген арт якларыннан тын алып яшәгән Мәскәү белән Рәзәненә дә чапкын җибәрттерәм, эчләре дөрләп янсын, чукынып китмәгәе!

      16

      Ага-Базар ярминкәсе генә үтеп киткән иде, Туктамыш хан чакыру җибәрттергән.

      – Сарайда туй! Туктамыш хан кызы Нәкыяне мангыт кабиләсенең олуг бәге булган Балтыкчы бәк угылы Идегәйгә бирә. Бөек ханымыз барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, сәедләрен вә юлтотмыш сәүдәгәрләрне олы туйга дәшә!

      Туй икән туй. Олыс әмире генә булган Карабәк, билгеле ки, андый ук мәшһүр хан түгел, Айзирәк белән аңа мәркәз үзәгендә, таҗдар сараенда, меңәрләгән кунак чакырып, туй гөрләтү кебек бәхет елмая алмый. Карабәк, гомумән, өч туен да артык тыйнак кыйланып, түрәләр күзеннән качып бәйрәм итте. Үзенә калса, туйның теләсә кайсысы да беренче нәүбәттә гаилә шатлыгы ул. Ә шатлыктан, зур кыңгырау тагып йөрмәсәң дә, бик тиз көнләшәләр. Әмма бүтән бер чараң юк, илтотмыш хан, олуг бәккә санап, туйга дәшә икән, син арба артына тагылган дегет чиләге түгел дигән сүз бу, юлга җыен инде, Карабәк-Габдулла хан…

      Карабәк ун-унбиш олаулык бүләк әзерләтте, үзе белән улы Солтанны, җигәне Көңгерне, ике йөз җайдаклы сак нөгәре алды. Кияү буласы Идегәйдән бигрәк, каһанның үзенә дип әзерләнгән ун чабышкы тайны олау уртасына бәйләп куйганнан соң гына, таштан салган сараеның ишегенә килеп, Айзирәккә аваз салды ул:

      – Олау әзер, сине генә көтәбез, җаныкаем…

      Идел яры буйлап төшә башлагач та, Карабәк һәр тарафны мыегына чорнарга онытмады. Сәмәр кирмәнен, Җигүлат тауларын, алардан соң Караяр, Мәчетле, Кайтарма салаларын үттеләр, һәммәсе дә коры-сарылардан арынган яшь таллык шикелле кабаттан күтәрелгән, куәт-сүл җыйган. Үзәнлекләр саен сыер, сарык, кәҗә, елкы көтүләре утлый, арпа, солы, арыш басулары тезелешеп кала. Бер генә татар авылында да җимерек келәт-сарай, сугым малы төсле җиргә тезләнгән мунча, янгыннан соң кара кисәүләре белән шомландырып утырган хәрабә юк. Яши, гөрли, тернәкләнә бара Алтын Урда!..

      Сарай каласы да арасына балчык һәм таш тутырылган икешәр катлы имән диварга төренгән. Идел ягыннан бөтенләе белән ак таш. Капкалары биек, тимердән тышлаганнар. Дивар артларында зур басмалар, аларга түбә түшәлгән. Почмак саен биек манаралар. Һәркайсында көбә, калкан, сөңге, айбалталар белән коралланган сакчы тора.

      Мәркәз урамнарын санап кына бетермәле түгел. Үзәктәгеләрнең юлына таш түшәлгән. Таш диварлар белән уратылган сарай чаклы йортлар. Боларның һәркайсы аерым кирмән төсле, дошман урамнарга бәреп керсә дә, бу йортларны кан түкмичә генә яулый алмаячак.

      Мәчетләр күп. Хан сараена җиткәнче үк, Карабәк утыздан артык Аллаһ йортын санап үтте инде. Әле күрше урамнарда, шәрык, шималь якларында да манаралар, гөмбәзләр, ярым айлар ялтырап күренә бит, гомум алсаң, бер йөз генә бардыр. Алардан тыш, Сарайда икеме-өчме нәсара чиркәве дә яшәп килә. Хәтта Туктамыш та аларга зыян-зәүрәт салырга җөрьәт итмәде булса кирәк. Мәскәү-Сүздәлдәге Дмитрий,

Скачать книгу