Моң. Сәмига Сәүбанова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Моң - Сәмига Сәүбанова страница 16
– Бу баланы бик кыенлык белән булдырдык ич. Ярый әле бала сау-сәламәт туды. Өр-яңадан шуны кабатлыйсыгыз киләме?
– Әйе, минем тагын бер тапкыр әти буласым килә! Кызганычка каршы, баланы ирләр тапмый. Үзем тапкан булыр идем.
– Хатыныгыз белән киңәштегезме? Аның теләгеннән башка берни дә эшләп булмавын аңлыйсыздыр…
– Ул риза.
– Ләкин мин бу очракта суррогат әни турында сүз алып барам.
– Ничек инде суррогат әни? Беренчесен үзе тапты бит.
– Бик авырлык белән. Бала тапканнан соң ныгып җитүенә шигем зур. Аның гомерен куркыныч астына куясыгыз киләмени?
– Безгә тагын бер бала кирәк! Суррогат әнинең башына ни килмәс! Баланы бирмим, дисә? Безнең тормышны бозарга теләсә? Соңыннан акча сорап интектерсә?
– Хәзер, андый хәл булмасын өчен, алдан ук бөтенесен күздә тотып килешү төзелә, һәм юрист тарафыннан рәсмиләштерелә. Ул карында чагында ук сезнеке исәпләнәчәк. Суррогат булырга теләгән кешегә сезнең бала түгел, акча кирәк.
– Бу турыда уйламадык әле без. Хатыным үзе табарга теләгән иде.
– Хатыныгыз белән тагын бер кат ныклап уйлагыз. Бәлки, әнисе баш тарткан бала гына алырсыз. Андый балалар күп хәзер. Бер сабыйны ятимлектән коткарырсыз.
– Безгә чит бала кирәк түгел.
– Бездә чит балалар юк. Без барыбыз да бер ата-анадан туып таралганбыз.
– Хатынымның кеше баласы үстерәсе килми. Кем килеп чыгуы билгесез бит аның.
– Баланың кеше булуы тәрбиядән тора. Без аларның киләчәген бүгеннән үк үзебез ясыйбыз.
Сөйләшү шушы урында бүленде. Профессор, тагын бер тапкыр ныклап уйларга киңәш итеп, Мусин белән саубуллашты.
Килерләрме? Әллә кире уйларлармы? Көнен билгеләгәч тә кире уйлаучы парлар аз түгел. Бу эш теләк кенә түгел, тәвәккәллек тә сорый. Ахыргы нәтиҗәсенең уңышлы булырына йөз процент ук ышандырып булмый. Әле балага табигый юл белән узып тапкан очракта да булырга мөмкин ул. Килгән очракта, үзләренә ярардай донорны табып булырмы? Тапкан очракта да, әллә нинди көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин бит.
Профессорның күз алдыннан егерме еллар элек булып узган бер вакыйга чагылып үтте.
Пробиркада яралгы барлыкка китерү буенча үткәрелгән тикшеренүләрдән соң аны гамәлгә кертү башланган чак иде. Әле генә бу ир утырган урында бик матур пар утырды. Алар дистә елдан артык бергә яшәсәләр дә, хатыны балага уза алмаган. Ничәмә-ничә тапкыр тикшерү үткәннәр, медицина күзлегеннән караганда, икесе дә сәламәт. Ләкин ир белән хатын сөенерлек вакыйга булмаган.
– Көтегез. Барысы да Ходай кулында, – диюдән кала башкача тынычландыра алмады ул чагында доктор Камалов. – Егерме елдан соң да балага узу очраклары бар.
– Ул чагында, беләсезме, миңа ничә яшь була? Пенсиягә чыгам! Яшьтәшләрем оныкларын сөячәкләр, ә мин? Юк, минем йә булыр, йә булмаска ышанып гомеремне үткәрәсем килми. Миңа бала кирәк! Хәзер кирәк! – Хатын, иренә карап: – Шулай бит, Айвар? – дип тә