Моң. Сәмига Сәүбанова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Моң - Сәмига Сәүбанова страница 18
– Гаепне ир-аттан түгел, үзеңнән дә эзләргә кирәк түгел микән?
– Үземнән?..
– Әйе, үзеңнән. Сез, хатын-кызлар, бу кыяфәтегез белән ир-ат күңелендәге шайтанны котыртасыз. Урамда булса да, ичмасам, гаурәтләрегезне яшеребрәк йөрегез! Гөнаһсыз адәм баласы юк. Олы гөнаһтан сакланырга кирәк. Белеп һәм белми эшләгән гөнаһларыгыздан тәүбә итәргә кирәк…
Әкренләп Хөмәйрәнең җанын авырттырып басып торган таш җиңеләя башлады. Хәзрәт гафу итә белергә өнди. Үзеңә карата шундый җинаять кылган кешене ничек соң гафу итәргә? Кешегә дә сөйләп булмый, ичмасам!
Сабый бала үзеннән ике-өч яшькә өлкән кешенең һәр әйткән сүзенә ышана, ул ягымлырак сүз әйтеп, кая алып барса, шунда иярә. Хөмәйрәгә кечкенәдән үз абыйлары белән уйнап үскән Нәсих исемле малай да якын, аның белән уйнавы бик кызык иде. Ул мавыктыра торган әллә нинди уеннар таба белә, әнисе берәр җиргә китәсе булса, аңарга ышанып та калдыра иде. Шулай булмыйча, абыйсы белән дус малайдан кем шикләнсен инде? Хәер, аның абыйсы да Нәсихтән берничә яшькә кечерәк иде. Ул да әкренләп үз яшьтәшләре белән уйнауны артыграк күрә башлады. Ә күрше абыйсы, кызны башка балалар кыерсытмасын өчен, гел күзәтчелек итә, үзенә туңдырма алса, аңа да ала иде. Шул сәбәпле кыз аны үз абыйсыннан да ныграк яратты.
Дөрес, Нәсих вакыт-вакыт Хөмәйрәгә артыгы белән игътибарлы, аның бит очыннан үбү белән генә канәгатьләнмичә, муеннарына да үрелә иде. Тик бу кызны сагайтмый, абый гына ич ул. Өстәвенә дуслар!
– Минем сине яратуым икебезнең уртак сере булып калсын, яме. Югыйсә усал аждаһа, миннән көнләшеп, үзеңне урлап алып китәр дә зинданына ябып куяр, – дип тә әйтә иде Нәсих кызга.
Явыз аждаһадан бик курка шул Хөмәйрә. Әти-әнисеннән, дусларыннан аерылып, зинданда кайсы баланың яшисе килсен?..
Балалыктан китә барган саен, кыз әкренләп барысын да аңлый башлады. Күрше малае белән гөнаһсыз тоелган яратышу уеннарының да гөнаһлы булуына төшенде… һәм көннәрдән бер көнне аның белән аралашуын туктатты. Күңелен бала күңеленә хас булмаган бөтенләй башка борчу алды:
– Бала булса, әти-әнием ни әйтер?
Сабыйларның дөньяга аваз салуы алай гына булмавын аңласа да, курку, җирәнү хисеннән тиз генә арына алмады.
Әти-әниләре зуррак фатир алып, бүтән микрорайонга күчкәч, Хөмәйрә җиңел сулап куйды. Ләкин тормышын агулап торучы хатирәләр һаман саен күңелен тынычсызлап торды…
Менә ул кияүгә чыкты. Яр итеп сайлаган кешесе Нәсихнең туганнан туган энесе иде. Бөтен барлыгы белән хатын вазифасын үтәргә тырышса да, Хөмәйрә булдыра алмады. Ике арадагы якынлык рәхәтлек бирмәде аңа. Шуңа күрә бу нәселдән бала табу турында уйлый да алмады.
Барысын да яхшылап уйлагач, Хөмәйрә көннәрдән бер көнне Айварга аерылышырга тәкъдим итте. Ир бөтенләй югалып калды.
– Акылыңдамы син? – диде ул.
– Акылымда мин! Болай яшәве авыр. Бу хәлдә мин сиңа ник кирәк? Башка хатынга өйлән, балалар үстер! Тик мин синнән балага уза алмыйм! Тәнем