Моң. Сәмига Сәүбанова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Моң - Сәмига Сәүбанова страница 19

Моң - Сәмига Сәүбанова

Скачать книгу

бит…

      – Йә, тизрәк әйт инде.

      – Донор – мин…

      – Котлыйм! Димәк, тиздән әти булачаксың!

      – Мин аның иренең һәм үземнең канга генетик анализ ясап карадым. Каннарыбызның кан кардәшләрнеке кебек булуын күрсәтте анализ.

      – Гаҗәпләнерлек берни дә юк. Без барыбыз да бер ата-ана балалары.

      – Тик мондый охшашлык…

      – Син мондый анализларны бер генә ясамыйсың инде. Бөтен донорлар арасыннан үзеңнең кан-кардәшләреңне эзләвеңне туктатырга вакыт. Африкадан килгән негрның да каны синеке белән тәңгәл килүе бик мөмкин. Өйләнгәч, бер генә бала белән кала күрмә. Балаларың синең кебек кан аша туган эзләп интекмәсен. Бердәнбер бала булуыңнан килә бу.

      Студентларның тәҗрибә өчен үз биоматериалларын файдалану очраклары булса да, Булат өчен бу көтелмәгән хәл булды.

      – Шулай да бу бик сәер…

      – Синең биоматериал ничек килеп керде соң әле алар арасына?

      – Мин болай гына, сынар өчен генә…

      – Ишкәнсең икән ишәк сыңарын… Ярар, уңышсыз тәҗрибәнең уңай ягы да бар. Хатын бөтенләй үк кысыр да түгел. Хәзер аларга сайларга кала. Йә ирнең, йә хатынның яралгысын кабул итүне үзләренә хәл итәргә кирәк булачак… Тәҗрибә уңышлы чыкса, син – биологик әти. Син моңа әзерме?

      Егет, әлбәттә, моңа әзер түгел иде. Тик «юк» дип әйтә алмады…

* * *

      Яңа җан менә шулай барлыкка килде, һәм тиешле булган берничә айдан соң тупырдап торган ир бала дөньяга аваз салды. Аңа Искәндәр дип исем куштылар.

      Айвар аны яратты. Урамда уйнап йөргән малайларга карап, алар күңелле сорауларга җавап эзләделәр:

      – Безнең улыбыз да шундый тиктормас булыр микән?

      – Улыбыз кайчан тәпи йөреп китәр икән?

      – Үскәч кем булыр икән?

      Хөмәйрә һәр җомга саен, Аллаһыга рәхмәт әйтеп, мәчеткә сәдака кертте.

      – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез, – диде хәзрәт, хатынны танып. – Димәк, Тәңре сине ишеткән һәм ярлыкаган.

      – Мин хәзер улыма, үзем кичергәннәрне кичерергә сәбәп булмасын өчен, барысын да эшләячәкмен, – диде хатын. – Сезгә бер соравым бар… Мин иремнең нәселен каргаган идем. Нәселе рәхәт күрмәсен, дигән идем. Ул каргышны кире кайтарып булыр микән?

      – Барысы да Аллаһ кулында. Тәүбә итеп, син Аллаһы Тәгаләгә сыен. Ялваруыңны ишетми калмас. – Хәзрәт бөтенесен дә белми иде. – Кешеләрне һәм үзеңне гафу итә белергә һәм алга таба хаталанудан сакланырга, ташка каршы таш белән түгел, аш белән җавап кайтарырга кирәк. Шул чагында Алла каршында да, халык алдында да йөзең ак булыр, куйган максатыңа да ирешерсең. Үч алу уе белән яшәү халыкларны да юк итә…

      Нәсих Айварның туганнан туган абыйсы булса да, Хөмәйрә балалык дустының үзләре яшәгән йортка килеп йөрүен теләми иде һәм бу турыда ирен дә кисәтеп куйды. Шулай да Айвар абыйсы белән күрешкәли иде, тик бу турыда хатынына әйтмәде. Ә көннәрдән бер көнне Нәсих үзе Хөмәйрәне очратты. Ул аның бала

Скачать книгу