Моң. Сәмига Сәүбанова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Моң - Сәмига Сәүбанова страница 4
– Юк, сеңлем, юк. Барыбер ярамый.
– Ә мин «ярый» дим!
Шул чагында балконнан «Нәзирә!» дигән тавыш ишетелде.
– Минем әни! Әни, хәзер керәм! Әни, әйт әле Айнур абый белән әнисенә, аларга безгә керергә ярый бит!
Балконнан тавыш ишетелде:
– Керсеннәр!
Өйдә аларны мөлаем йөзле хатын каршы алды. Ул Рәхимә белән күптәнге танышы кебек күреште. Айнурның монда беренче тапкыр гына керүе булмагандыр – түргә үк узды.
– Кызым, үз яшьтәшләре белән уйнауга караганда, абыйсы белән уйнарга ярата. Аңардан аерып та булмый үзен. Тик абыйсы бүген өйдә юк әле. Ә сез… бездән ерак торасызмы?
– Бер шәһәрдә булып чыгабыз инде.
– Әйе шул, әйе… Улыгыз бик күркәм, бик акыллы бала…
Ике ана сөйләшкән арада Айнур белән Нәзирә, үзләренә тагын шөгыль табып, залга чыктылар. Шунда хатын әйтеп куйды:
– Ә бит бу баланың әнисе мин түгел.
– Ничек инде? Кайсы сезнеке түгел?
– Азатны, туу белән, безгә ташлап калдырганнар иде. Балабыз юклыгын белгән кеше эше генә бу. Әнә ул хәзер нинди булып үсте. Бар куанычыбыз – балалар безнең. Сүз уңаеннан сорыйм әле, туганнарыгыз арасында берәр җилбәзәк хатын-кыз юк идеме?
– Бала калдырырдаймы? Аллам сакласын!
– Айнур белән Азатым бер-берсенә шулхәтле охшаган булганга әйтүем… Фотолар күрсәтимме?
Хатын альбомнан фоторәсемнәр күрсәтә башлады.
– Охшаганнар. Бик охшаганнар. Ә бу кыз үзегезнекеме?
– Әйе, Аллаһы Тәгалә теләсә бирә икән. Улыбызга сеңел дә булды. Алар шундый татулар… Ә Айнур… Ул сезнең үз улыгызмы?
– Әлбәттә!
Чәй янында бер-берсе белән ныграк таныштылар. Хатынның исеме Фәридә икән. Ире белән бик яратышып өйләнешүләрен, озак кына балалары булмавын һәм кайчан да булса булырына өметләре калмавын, шуның аркасында гаиләләре таркала язуын ачынып сөйләде. Шулвакыт Азат барлыкка килгән. Ул бу гаиләгә бәхет һәм иминлек китергән. Өстәп, Аллаһы Тәгалә үзләренә дә бала биргән. Тик ире генә озак куана алмаган – авариядә гомере өзелгән…
Рәхимәләр китәргә кузгалганда, хуҗа хатын кабат килергә кушты.
Ишегалдына чыккач, Рәхимәнең күзе әле яңа гына үзе утырган эскәмиягә төште. Анда зәвык белән киенгән ниндидер бер ханым утыра иде. Аның йөзе күренми, башы аска иелгән. Менә ханым башын күтәрде. Рәхимә имәнеп китте. Таныш, бик тә таныш кебек тоелды бу хатын аңа. Һәм ул, бәладән баш-аяк дигәндәй, бөтенләй бүтән якка атлады. Улы Айнурның:
– Әни, кая барасың? – дип эндәшүеннән генә айныды.
Төркемдә Хәйриядән дә чибәр кыз юк иде. Шуңа аның үзен өстен тотуын, бераз гына һавалы булуын табигый хәл итеп кабул иттеләр. Гаиләдә бердәнбер бала булуы белән дә, фикер сөрешенең үзенчәлекле булуы белән дә аерылып тора иде. Сөйләгән сүзен ышандырырлык итеп дәлилли ала. Аны тыңласаң, нәкъ ул сөйләгәнчә булырына ышанып бетәсең. Тәнкыйтьли икән, димәк, белеп һәм дөрес тәнкыйтьли.
Хәйриягә