Моң. Сәмига Сәүбанова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Моң - Сәмига Сәүбанова страница 5

Моң - Сәмига Сәүбанова

Скачать книгу

баланың йөрәге, бөере һәм башка әгъзалары да сатылган булса? Бала тудыргандагы кендек канына хәтле дәвага тотыла икән, дип ишеткәне дә дөрес булуы бар. Сабыйларның кәүсә күзәнәкләре исә бөтенләй терелергә өмет өзгән кешеләрне аякка бастыра икән… Дус кызы Рәхимәгә дә киңәш сорап бара алмый. Ул аның кайчандыр Ахияр белән шаярып алганын әле дә онытмый булса кирәк. Ә менә хәзер ул дус кызына кызыгып карады. Ахиярының кесәсендә җилләр уйнаса да…

      Чарасызлыктан Хәйрия Казансуга сикермәкче булды. Салкын җилле көн иде. Әче җил, бәгырьләрне өшетеп, дулкыннарны ярга бәрә. Күз алдына үзе белән бергә сабыеның куырылып килүен китереп, тәннәре чемердәде аның. Машина астына ташланса ансатрак булмасмы? Һәм ул машиналар йөри торган юл кырыена килде. Ләкин үзенә бәрелердәй булып үткән машиналар астына ташланырга да йөрәге җитмәде Хәйриянең. Әйле-шәйле торганда, бер машина килеп туктады. Ахияр иде бу…

* * *

      Аларның бәхетенә беркем дә комачауламас кебек иде. Ахияр, укуын тәмамлап, диплом алган, Түбән Камадагы автомобиль заводында эшли, бәләкәй генә булса да бүлмәсе бар. Рәхимәнең дә диплом алыр көннәре якынлаша. Ул да, чемоданнарын тутырып, ире янына китәр һәм аннан да бәхетле кеше булмас.

      Тырыша торгач, барысы да булды: белеме дә, сөйгән яры да, фатиры да. Чибәрләрнең чибәре Хәйриягә эләкмәде шул бу бәхет. Ахиярны үзенә каратмакчы булган иде дә, араларын боза алмады.

      Диплом алган көнне, чемоданнарын тутырырга җыенганда гына, тулай торак бүлмәсе ишеген шакыдылар. «Ахияр!» – дип уйлады ул.

      Ул сөенә-сөенә ишекне ачты. Тик коридорда ире урынына милиционерны күргәч аптырап китте.

      – Ахияр! Әллә аның белән бер-бер хәл булдымы? – дип курыкты ул.

      – Сез Латыйпова Рәхимә буласызмы?

      – Әйе.

      – Киенегез.

      – Нигә?

      – Урында ачыкларбыз.

      Рәхимәнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды. Аннан-моннан гына киенде дә милиционер артыннан чыкты…

      Менә алар шифаханәгә килеп туктадылар. Хатынның күзенә «Бала табу йорты» дигән язу чагылды.

      Хокук сакчысы баш врач бүлмәсенең ишеген шакыды. Кергәч:

      – Менә, качкынны кабул итеп алыгыз, – диде.

      – Мин беркая да качмадым.

      – Чемоданнарын тутырып тора иде.

      – Мин бүген диплом алдым. Ирем янына китәргә әзерләндем.

      – Ирем дә бар, ди бит әле, оятсыз!

      – Әй-яй-яй, Латыйпова! Алай ярыймыни инде? Бала кирәкмәгәч, башта ук әйтәләр аны! Андый балаларга беләсезме күпме чират!

      – Нинди бала? – Рәхимә сүзнең ни турыда барганын аңламаудан гаҗиз иде. – Минем бернинди дә балам юк.

      – Паспортыгызны да алып тормагансыз. Кирәк түгелмени?

      – Паспортым да үзем белән. Менә карагыз.

      Рәхимәнең паспорты югалган иде шул. Яңасын юнәтте. Димәк, аның паспортын урлаганнар.

      Баш табиб кызның паспортын җентекләп карады.

Скачать книгу