Моң. Сәмига Сәүбанова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Моң - Сәмига Сәүбанова страница 9
– Исем-фамилиясен хәтерләмисеңме?
– Сер булып каласы килгән кеше теләсә кайсы исемне әйтә ала.
– Әйе шул.
Кыз елмайды.
– Ә мин сезне бик яхшы беләм, Рәхимә апа. Сез минем беренче укытучым бит, – диде.
Хәзер ул хатынның почтага кабат килгәнен генә көтәсе калды.
Рәхимә белән Фәридә берничә көн почта бүлеген чиратлап сагаладылар. Ләкин теге хатын күренмәде…
Ахияр да вакытын бушка үткәрмәде. Хәйрияне кайдан табып буласын ул, әлбәттә, белә иде. Бүгенгә кадәр батырларча үзе белән элемтәгә кермәве ирнең бераз күңелен тырнаса да, вакыйганың болай барышыннан ул канәгать иде. Хәер, алар башта ук шулай килешкәннәр иде ич.
…Ахиярның Рәхимә янына ашыгуы иде. Ул әле бер, әле икенче машина астына керергә омтылган кызны шунда ук таныды һәм аның янына ук килеп туктады.
Хәйрия дә Ахиярны танып алды һәм, яшьләренә буылып:
– Ниләр эшлим? Бу бәладән башкаемны кайларга алып качыйм? – диде.
…Алга таба Ахияр Хәйриянең һәр адымын диярлек белеп-ишетеп торса да, шул вакыйгадан соң алар бүтән очрашмадылар. Почта аша килеп ирешкән акчалар ир уртасын кабат үткәнгә кайтырга мәҗбүр итте, һәм ул Хәйриягә шылтыратты. «Бу – мин, Ахияр» диюгә, ханым коелып төште. «Күрешмәгәнгә ничә ел… Нәрсә әйтергә тели ул?»
– Безгә сөйләшергә кирәк…
– Нәрсә турында?
– Үзең беләсең. Телефоннан сөйләшә торган сүз түгел.
Хәйриянең Ахияр белән озаклап сөйләшәсе, күңелен бер бушатасы килә. Ләкин хисләргә ирек бирергә ярамый, юкса аныкы гына түгел, күпләрнең дөньясы чуалачак…
– Иртәгә мин почтага кагылам. Әйтәсе сүзеңне шунда әйтерсең, алайса, – дип, сөйләшүгә нокта куйды.
Почтада эшләүче кызның элеккеге укытучысына хөрмәте зур булып чыкты. Хәйриянең кереп Ахияр белән сөйләшә башлавы булды, фотоаппараты белән төшереп тә алды. Аннан Рәхимәгә шылтыратты.
Ире Ахияр белән Хәйрияне бергә күргәч, хатын үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Тик кызга аны-моны сиздермәде.
– Бу абыйны да кайдадыр күргән бар кебек, – диде кыз, эшенең уңышлы барып чыгуына сөенеп.
«Димәк, ире дә акчаны кем җибәрүен белгән. Тик ничек? Айнурның үз баласы түгеллеген белми бит ул. Әллә сөяркәләрме?» дигән уйлар Рәхимәнең башына бер-бер артлы килде. «Хәер, алар бер почта бүлегендә очраклы рәвештә дә очрашырга мөмкин. Бер шәһәрдә яшә дә, очрашма, имеш!»
– Ялгышмыйсыңмы? Бу үземе? – дип сорады ул.
– Үзе! – диде кыз.
Рәхимә, әлбәттә, Хәйриянең мохтаҗ гаиләләргә, ятим балаларга ярдәм оештыруда еш катнашуын белә иде. Күңелендә шик булса да, бу юлы икеләнеп куйды. Бәлки, ул элеккеге дуслыкны истә тоткандыр һәм, җай чыккач, аларны да куандырмакчы булгандыр? Ни дисәң дә, бер бүлмәдә яшәп,