Җан сөенече. Роза Мулланурова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 2

Җан сөенече - Роза Мулланурова

Скачать книгу

ул синең дә улың иде.

      Ул сиңа охшаган иде. Син аны бер мәртәбә дә кулыңа алып сөймәдең. Син – аны, ул сине күрми үсте… Күргәч тә танымас идең. Төсе-бите, буе-сыны сиңа охшаса да, ул бөтенләй бүтән кеше иде шул. Юкса синең күчермәң төсле ир-егет, минемчә, нәкъ синдәй булырга тиеш иде. Мин йөрәгемдә шул уйны сөеп асрадым, улымны үстердем, хыялландым…

      Хәер, син аны күрдең. Синең күргәзмәңә алып килгән идем мин аны. «Такыя кигән кыз» алдында бик озак басып тордык. Улым, миңа иелебрәк: «Бу синме?» – дип сорады. «Әйе», – дидем мин. Әйтерсең бу сурәт-картина җиңел акыллылыгымны аклаучы бердәнбер дәлил, мөһерле белешмә иде. «Толымнарың искиткеч! – диде улым. Аннан күңелсезләнеп өстәде: – Кызганыч, сакламагансың». Бер төркем дусларың белән син узып бара идең. Яныңдагылардан кемдер: «Үзең беләсеңме икән, бу әсәр – шедевр, синең иҗатыңның үре», – диде. Син, килешкәндәй, илтифатсыз гына баш кактың. Ә улымның күзләрендә очкын кабынды. Ул ялкынланып янып китәргә әзер иде. «Телисеңме, мин сезне кавыштырам!» – диде, сабыйларча ышанып. Ышанычының бәллүр савыт кебек челпәрәмә килүеннән курыктыммы: «Кирәкмәс әлегә. Вакыты да, урыны да бу түгел», – дидем. Ул күңелсезләнде.

      Әйе, синең шөһрәт, дан яктысында коенган, сине ураткан, дус-иш дип аталган, чынлыкта чит-ят кешеләрдән кыенсынуны җиңә алмадым. «Син артык тыйнак шул!» – диде улым. «Вакыты җитәр, таныр… Танытырбыз!» – дигән булдым.

      Дөресе – мин үзем дә моңа юньле-башлы ышанмый идем инде.

      Ә бит син безне танырга тиеш идең… Кыямәт көнне генә ата – улны, ана кызны танымас, диләр. Кыямәт көне шулай ук бик якын микәнни соң? Хәер, минем өчен ул Көн җитте. Кыямәт көне газапларын мин җирдә чакта ук татырга мәҗбүр ителгән адәмнәрдән булып чыктым. Әмма еллар буе теркәлгән яхшы-яманымны күтәреп, Гамәл дәфтәремне анда алып китә алмыйм. Мин аны сиңа тапшырам.

      Безгә бу дөньяда күрешү-аңлашулар насыйп ителмәгән, күрәсең.

      Анда очрашырга, күрешергә хыяллану үз-үзеңне алдау гына бит. Бу дөньяда уртак тел таба алмаган бәндәләр, җаннары лепер-лепер килеп торган күбәләк кенә булып калгач, күрешү-аңлашулар өмет итеп алданмасыннар икән ул.

      «Такыя кигән кыз» сиңа берәрсен искә төшердеме?!

      Кызу, эссе җәй ае иде ул. Арыш арасыннан чүп үләннәр – печән җыеп кайтып барышым иде. Кочагым тулы чәчәк. Билчән арасында табигатьнең үзе кебек риясыз, гап-гади, матур зәңгәр чәчәк – күктәтәйләр, ромашкалар, алсу чәчкә – күзен йома башлаган эт эчәгесе шәйләнә. Хәер, матур булсалар да, исен иснәп хозурланыр, сокланып аһ-ваһ килер өчен җыймадым мин аларны. Тормыш йөген сөйри торган халыкка ул – печән. Әбием белән генә яшәгәнгә, кәкре мөгезле кәҗәбезне туйдырырлык, кышлык печән әзерләү минем җилкәдә иде.

      Әрәмәлек буйларындагы куе печәнне ат җигеп йөри торган ир-ат чалгы белән чабып, ташып бетерә. Безнең өлешкә кеше күзе төшми торган чокыр-чакыр да, арыш басуының кысыр калган җирләрендә качып-посып үскән билчән, эт эчәгесе, күккүз (аны бездә күктәтәй диләр) кала. Әле аны да кача-поса, кеше

Скачать книгу