Җан сөенече. Роза Мулланурова

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 5

Җан сөенече - Роза Мулланурова

Скачать книгу

кичне үк йөккә калганымны җәй ахырында гына белдем.

      Без синең белән бик озак очраша алмадык. Кырымга ялга китәргә җыенуыңны әйткән булсаң… Күрәсең, ашыгыч кына хәл иткәнсең. Айлар буе тилмереп мин сине көттем. Ялдан кайткач та, син мине эзләп табарга ашыкмадың. Моның сәбәбе булган: озак еллар эзләгән парыңны тапкансың. Сиңа тиң яр булганмы ул, әллә шома, үткен, чая хатын ычкынмаслык итеп эләктерү җаен табып өлгердеме?

      Ә минем улым – бердәнберем – үзем теләгәнчә, нәкъ синең төсле булып якты дөньяга аваз салды. Синең кебек озынча каратут йөзле иде ул. Шомырт кара күзләре дә, карлыгач канатыдай каш-чәчләре дә нәкъ синеке инде. Күрсәң, син аны таныр идең. Хәер, ялгышам икән, син бит аны күрдең… һәм танымыйча үтеп тә киттең. Әллә танырга теләмәдең генәме?

      Төс-кыяфәте белән сиңа тартса да, сиңа охшамаган, бик тә нечкә күңелле, кечелекле бала булып үсте минем Газизҗаным. Без бер-беребезгә терәк, дус булдык. Дөрес, шактый ярлы яшәдек, хәтта фәкыйрь дияргә дә буладыр, әмма горурланырлыгым бар – хәрәмгә кермәдек. Аһ, әгәр дә хәләл, хәрәм дигәнне артык югары куймаса… бәлки, минем кадерлем, газизләрдән Газизем бүгенге көндә исән булыр иде. Ходай мине кичерсен, аптыраганнан әйтүем.

      Безнең әткәйләрне сугыш имгәтте. Сугыш бабайларны йотты. Әмма ничек кенә булмасын, илне саклау, армия хезмәте аша узу ир-егет өчен горурлык санала иде. «Армия ир-егетне ныгыта-чыныктыра» дигән тылсымлы сүз канга сеңгән иде. Соңгы елларны хәллерәк кешеләрнең, төрле хәйләләр корып, үз балаларын армия хезмәтеннән йолып калуларын ишетеп-белеп торабыз. Төн йокымны йокламыйча уйлап чыгам, кайсы юл дөрес икән: баруымы, калуымы?

      – Улым, синең бит әтиең – исем-дәрәҗәле кеше. Белгәнемчә, бүтән баласы юк. Аны беләләр, сүзенә зур кешеләр колак сала торгандыр. Барып аягына егылырга әзер мин. Булышсын. Ярлы тәкәббер булып та ни кыла алабыз? Бурычлы булып калмабыз, эшли-эшли түләрбез, – дидем.

      – Әти янына бару ярый. Иртәме-соңмы, барыбер бер танышырга кирәк ич безгә, – диде ул, уйланып. – Әмма…

      – Гомергә бер мәртәбә аннан ярдәм сорарга да ярыйдыр?

      – Әни, мин язмыш каһәреннән куркам.

      Мин тетрәнеп киттем.

      Дөнья байлыгы олигархлар кулына күчте. Тир түгеп, бил бөгеп, тырыш хезмәте белән көн күрүчегә сан, кадер калмады. Кем күбрәк йолкый, хәрәм мал исәбенә байый ала – шул көчле. Көчленеке замана!

      – Улым, – дидем. – Син ялгышмыйсыңмы? Әҗәткә акча җыям.

      – Юк, әни, – диде ул, кискен, кырыс итеп. – Әйттем ич, мин язмыш каһәреннән куркам! Син үзең уйла… Мин армия хезмәтеннән куркып качып калдым ди. Әмма бала кемгә дә газиз. Кемнеңдер кадерлесе утка барып керәчәк. Күрәсене күрми, бәндә гүргә керми.

      Балалыгы белән ялгышты. Чык бөртегедәй саф иде шул ул. Дөньяга, кешеләргә артык ышана. Хәер, бу – минем хатам. Мин аны үзем шундый итеп тәрбияләдем. Гадел бул, дип үстердем. Ул гадел иде. Кайчак эштән кайтасың, көндез ашар дип калдырган ипи кисәге дә шул көе. «Ник ашамадың?» – дисәм, «Ә син?» – дия дә бәгырьне өзә. Бер сыныкны икегә бүлеп яшәдек. Ач булмадык.

Скачать книгу