Җан сөенече. Роза Мулланурова
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Җан сөенече - Роза Мулланурова страница 9
– Кызлар, нигә болай сәер итеп карыйсыз?
– Яратып инде. Яратып кына…
– Ә мин тагын ул-бу булганмы дип курка калдым.
– Бездән курыкма син, апа, – диде хисапчы Мөнирә, авыр сулаган булып. – Күршеңнән курык… «Көндәш ачысы яман» дигән сүз бар ич. Беләсеңдер…
«Нәрсәне?» дип сорарга ачкан авызы йомылмыйча калды, җыештыручы Халисә апалары чиләген ачу белән дөбердәтеп идәнгә куйды.
– Кеше ышандырып, җыен тузга язмаганны такылдап утырмагызсана! Ышанма дошман сүзенә! Боларның эше беткән, кеше тикшерәсе генә калган.
– Ышанды ди… Юк ла, – дигән булды Бибисара. Ә үзенең эченә ут йөгерде. Утсыз төтен булмый, диләр бит… Бәлки, чыннан да хактыр…
«Ялган! Юк!» – дип тәкрарлады ул, абына-сөртенә өенә кайтып җиткәнче. Кайтып җитте һәм, бусагадан атлауга, кискән агач кебек, идәнгә ауды. Нәкъ менә Фазиләсенә – икенчесенә авырлы икәнен шунда белде. Йөкле икәнен белмәсә, бәлки, бер-бер эш тә кылган булыр иде. Ихтимал, шул бала – туачак сабые тотып калгандыр да әле аны. Ялгыш адымнардан саклагандыр.
Мәүлидәне чын күңелдән кызгана иде ул. Тол хатыннарга тигән әз-мәз яклау да урап узды аны. Ил-көн каршында алар да – хәбәрсез югалганнарның гаиләсе дә гаепле гүяки. «Сатылгандыр!», «Бәлки, ул анда… теге якта… газап-михнәт күрмидер?» Сөйлиләр, берәүнең дә авызына яулык каплап булмый. Берсеннән-берсе вак өч баласын, тормыш йөген сөйрәп өшәнгән Мәүлидәгә ничек кыен икәнен кем генә аңлый соң? Кеше кайгысы – кештәктә. «Уфалла» арбасына җигелеп, утын-печән ташыйлар, сабыйларның көче җитми. Көндезге чәйгә кайткан иренә дә күршесенең аяныч хәлен аңлатырга тели ул.
– Карале, сиңайтәм, көн дә ат җигәсең. Кайтарып аудар шуларга бер йөк утын. Сабирҗан хакына. Бергә чыгып киттегез. Ул кайтмады. Аның да хакы бардыр!
Ире дәшми-тынмый тыңлый, «ә» дә дими, «җә» дә дими. «Вакыт юк әле», – дисә дә, колагына керә, йә утыннарын тиз-тиз ярып ташлый Муллаян, яки печәннәрен абзар түбәсенә ыргытырга булыша. Кулы калмый ич. «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигәне дә бар бит әле аның. Күрше күршегә терәк булып, ярдәмләшеп яшәргә тырыша иде ул чакта. Сугыш елларындагы ачлык, юклык, җан әрнүләре әле басылмаган. Кешеләр ихлас, ярдәмчел иде.
Аның изге нияттән кылган гамәлен – «күршегә ярдәм ит» дип, ирен үзе үгетләвен кем белде соң? Гайбәтчегә барыбер ич. Тапканнар: «уҗым», имеш!
Карт миләш агачын кочаклап елады да әрнүләрен эчкә йотты Бибисара бичара. Төтеннең кайсы яктан күтәрелгәнен тикшереп, әрләшеп йөрү ят иде холкына. Ә кем белә? Нидер булгандыр, бәлки. Гаиләсен ташлап чыгып китсә дә, ни кылыр идең? Йортны таркатмады, чыгып китмәде Муллаян. Балалары әтиле булып үсте. Сугыш тегермәне изгән, канлы өермәдән исән-сау котылып кайта алган ир затлары авылда гынамы, илдә-көндә санаулы заман иде бит ул. Ә шул чакта даулашып, ямьсезләнеп