Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 32
– Матур уйлап чыгардың син туебыз алдыннан авылга кайтуны, – диде Мәсхүдә.
– Җитен басуы гына да ни тора бит!
Бая алар, асфальттан төшеп, зәп-зәңгәр чәчәктә утыручы җитен басуын урталай ярып үткән авыл юлына килеп керделәр. Иртәнге салкынча суның тәнне куырып алуы кебек, җитен зәңгәрлеге дә тынны кысып куйды. «Жигули»ларын туктатып, икесе дә тышка чыгып бастылар. Мәсхүдә искиткеч зур зәңгәр чәчәккә кунган ак күбәләккә әйләнде дә калды. Моны үзе дә сизгән шикелле, кулларын җәеп, җитен эченә ташланды. Ә Зиннәт аның артыннан йөгерде… Сулулары капкач, эссе җиргә чалкан яттылар да йомшак кыштырдау дулкынын тыңладылар… Алар турысындагы җитенне болгатып, кайнар сулышлы «шайтан туе» бөтерелеп үтте, Мәсхүдәнең битенә кисәк башланган мул яңгырның беренче тамчысы килеп төште. Әйтерсең лә бу яңгыр зәңгәр ялкын белән янган басуны дөрләп китүдән сакларга җибәрелгән…
«Жигули», болганчык суларны чәчрәтә-чәчрәтә, алга ыргылды. Батар алдыннан гына, кояш кайчыга охшаш ике нечкә нуры белән офыктагы болытлар пәрдәсен кисеп чыкты да югалды. Ә җитен басуы өстендәге аяз күктә тулган ай төсмерләнде. Аның хәзер зәңгәр чагы. Җитен шәүләсе шулай зәңгәрләткән мәллә аны?
Урман кырые буйлап сузылган юл ачыклыкка килеп чыкты. Кипшерә төшкән туфрак көпчәккә сумаладай сылана, машина көчәнә, ыргылып-ыргылып китә. Ә фара уты җирне бөтенләй коры төсле итеп күрсәтә. Зиннәт өченче тизлекне икенчегә күчерде, чөнки сулы урыннарда көпчәкләр чалулый иде.
Ачыклыкны үткәч, юл тагын чөй шикелле очлаеп торган урман кисентесенә килеп керде, борылышлар башланды.
– Саграк, бәрелә күрмик, – дип кычкырды Мәсхүдә, машина тавышын басарга тырышып. Ул инде Зиннәт белән янәшә утыра иде. – Бетәме соң әле бу урман?
– Ике чакрымнан – кыр, аннары, үр төшкәч, авыл. – Зиннәт руль тәгәрмәченә ятып диярлек бара. Ләкин аның машинаны оста йөртүе күренеп тора иде. Юл тауга түбән борылды. Зиннәт тизлекне башта өченчегә, аннары дүртенчегә үк күчерде. Үзенең көзгедәге чагылышына күз кысып куйды.
– Карале, борылышта кеше