Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1 - Ахат Гаффар страница 62
– Нишләп утырасыз монда? – дип сорады Каюмның атасы.
– Тегермәнне сүтүләрен көтәбез, – диде Каюм, аңа карамыйча гына.
Атасы, машинадан төшеп, аның чәчен сыйпап куйды:
– Кызык булыр дисеңмени?
– Без андагы күселәр чыкканын көтеп торабыз, – диде Каюм. – Алар хәтле әшәке-е!.. Үтерергә кирәк аларны.
– Ничек итеп? – Каюмның атасы үз атасына карап алды. Бу аның «Нигә минем улымның башын юк-бар белән катырасың?» диюе иде. Каюм шулай аңлады.
Күселәрне ни рәвешле тотарга икәнен Каюм белми иде әле. Җавапны бабасының күзеннән эзләп бакты, ә таба алмагач:
– Аларны яңа авылга кертмәскә кирәк, – диде.
– Зиһенле малай син, – диде атасы.
– Ә син хәтерсез, – диде аңа малае. Ул, булдыра алганча, кашын җыерырга тырышты. – Бабайның бабасы салган ич аны. Ә син сүттерәсең.
– Сүттермим, – диде атасы, елмаеп. Аннары, җитди итеп: – Сүтмибез, – дип өстәде.
– Түбәдәге кешеләрне күрмисең мәллә? Агачларын төяргә машина да китте.
– Сүтмибез, – диде атасы тагын бер тапкыр. – Түбәсен яңадан ябабыз без аның, калай белән. Такталарын да яңартабыз.
Бәхтизар карт улы белән оныгының сөйләшүен тын гына тыңлап утырды.
– Ник? – дип сорады малай атасыннан.
– Минем әтинең бабасы салган тегермәнне синең улыңның улы да күрсен дип.
– Шәп хәтер бу, әйеме, бабай! – Каюм үз башы турысында атасы белән бабасының куллары очрашуын сизеп алды: аларның икесе дә аның чәчен сыйпарга дип үрелгән иде.
– Күселәрне нишләтәбез? – дип сорады малай, җиңел машинада әүвәл тауга түбән төшеп, аннары җил тегермәне үренә күтәрелгән чакта.
– Капкыннар куярбыз, – диде бабасы.
– Бәлки, «җен үләне» таратып чыгарсыз? – диде атасы. – Шундый хикмәтле үлән бар бит: исеннән күседер, тычкандыр уттан качкан шикелле кача.
– Кирәкмәс. Хикмәт аларны куып таратудамыни? Хикмәт – аларны бөтенләй юк итүдә, – диде бабасы.
– Мин көчлерәк ирләргә кушармын, – диде атасы. Аннары: – Син авырыйсың, әти, – дип өстәде. – Мәшәкатьләнеп йөрмә, өшәнерсең.
– Җиңеп үлсәм, миңа шул җитә, – диде Каюмның бабасы.
Каюм аның соңгы сүзләрен аңлап өлгермәде – тегермәнгә килеп җиттеләр. Аннары сорар да аңлар әле.
Җил тегермәненең череп тузган такталарын кубаралар, машинадан ялтырап торган ак калай бушатып яталар. Тавыш – гүя тегермән бөтен тәне белән көлеп тора иде.
– Бөтен җилләргә каршы берүзе калды, – диде Каюмның бабасы һәм тегермәннең канатын борып җибәрде. Яралы кошны юатуы, терелтергә тырышуымыни!
– Берүзе. – Каюм машина көзгесендә атасының үзенә елмаеп карап торган шат чагылышына күз кысып куйды.
ӘҖӘТ
Кичтән