Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники страница 3

Әсәрләр. 3 том - Амирхан Еники

Скачать книгу

яулап алуда да дип өстик). Башта мөнәсәбәтләр әнә шундыйрак булган. Ләкин соңга таба, рус дәүләте зурайгач һәм көчәйгәч, татар морзаларының хәрби көч буларак кирәге бетә башлый, һәрхәлдә, бик кечерәя. Шуңадыр инде әлеге Касыйм ханлыгын да ябып куялар… Кайчандыр Мәскәү патшалыгының чикләре булып исәпләнгән мещера җирләре Россиянең үзәгендә үк торып кала. Менә шуннан соң рус дәүләте XVI гасырның ахырында һәм XVII гасырның башларында мишәрләр илен чынлап торып колонизацияләштерергә керешә. Бер үк вакытта татар-мишәрләрне христиан диненә күчәргә (чукынырга) мәҗбүр итү дә башлана. Шулай итеп, мондагы халык үз язмышының иң авыр бер чорын кичерә… «Каргалы язмасы»ннан сөзеп алган кыскача гына мәгълүмат әнә шуңардан гыйбарәт. Сүз озынга китмәсен өчен миңа күп вакыйгаларны сикереп узарга туры килде.

      Инде минем үз нәселемә күчик, булмаса: ягъни Еникеевләр каян чыккан, кемнән башланган алар?

      Кайчандыр, ерак заманда бу җирләрдә Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кугушев, Акчурин, Кутуев, Муратов фамилияләре үрчеп, тармакланып чыккан. Ә Кугушевлардан берсенең исеме Күлдәш булган, Күлдәштән исә Еникей туган. Димәк, болай була: Бихан, берничә буын аша – Күлдәш, аңардан – Еникей… Бу Еникейдән тагын биш ир бала туган: Алакай, Идей, Терегол, Усангали, Иртуган2. Башкортстанга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән. Фамилияләре исә Күлдәш улы Еникейдән башланып китә. Шуннан соң инде ул үзгәрмичә буыннан-буынга күчеп килә. Тора-бара Еникеевләрдән Терегулов фамилиясе аерылып чыга. (Югарыда Идей белән Тереголның бертуганнар икәнен күрдек.) Каргалы халкының да иң зур күпчелеге Еникеевләр белән Терегуловлар, һәм алар чынлап та үзара туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Күрәсез, бу ике фамилия бик борыннан килә, шуңа күрә аларның күп таралуы гаҗәп тә түгел.

      Биредә тагын шуны да әйтергә кирәк: Башкортстанда икенче бер тамырдан чыккан Еникеевләр дә бар икән әле (аларның яшәгән авылы – Яңа Бәшир, хәзерге Чакмагыш районында). Бу – Еникеевләрнең нәсел башы князь Тенешев. Аның да Еникей исемле улы булган – менә шуңардан икенче тармак Еникеевләр үрчеп киткән. Ә Тенешевның үзенең нәсел очы кайдан, кемнән – бу кадәрлесен инде мин тикшереп, ачыклап тормадым. Һәрхәлдә, мишәрләрдәге күп кенә фамилияләр бер тамырга барып тоташа – әнә Акчуриннар, Кутуевлар, Муратовлар Биханга барып тоташкан шикелле… Бәлки, князь Тенешевлар да шул ук Биханнандыр – Хода белсен!

      Инде Каргалы кешеләренең үзләрен «төмән» дип йөртүләренә килгәндә, моны, минемчә, ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, элек гомер сөргән җирләренә бәйләп, ягъни алар Темниковтан чыккан халык – «төмәнлеләр». Икенчедән, аларның элек кем булуларына карап та: билгеле ки, алар борын-борыннан хәрби хезмәт кешеләре булганнар, Алтын Урда заманында мең башы, ун мең башы булып торганнар, ә татарлар гаскәр башында торучыны кайчандыр «төмән» дип атаганнар. Миңа калса, менә шушы икенчесе

Скачать книгу


<p>2</p>

Исемнәр барысы да русча язылган. Татарча әйтелеше ничек: Идейме, Идәйме, Терегол – Түрәколмы – ачыклавы бик читен. – Ә. Еники искәр.