Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 3

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

кирәк бит. Югыйсә, депутат булу өчен бөтен кешегә дә юл ачык. Разилгә депутатлык ата-бабасыннан мирас булып калмаган. Сайланыр өчен, синең күрсәткән эшең дә кирәк. Разилне менә ничәнче тапкыр инде аның эшен күреп белүче кешеләр сайлый. Ни кызганыч, язучылар арасында Разилне депутат буларак алыштыра алырлыклар юк дип әйтерлек. Ә алыштыручылар кирәк булачак. Кайда алар? Яшьләр әзерләнсен иде. Бүтәннәрне тәнкыйтьләп йөрү ансат ул.

      Кызыбрак киттем бугай. Эшлекле яшьләрне күрәсем килә. Парламент мөнбәреннән милләт проблемалары турында кычкырып әйтә алырлык көрәшчеләр киләчәктә тагын да кирәк булачак.

      Разил Вәлиевнең трибунага чыгып бер генә буш сүз дә сөйләгәне юк. Ул чын сәясәтчеләрчә сабыр гына, тыныч кына шундый кискен сүзләр әйтә, аны җитәкчеләр дә, халык та зур игътибар белән тыңлый. Кайберәүләрнең, бәлки, ул әйткәннәрне ишетәсе дә килмидер, әмма әйтә белеп әйтелгән хакыйкатьне тыңламый булдыра алмыйлар.

      Разил – кайда гына эшләсә дә, эшен җиренә җиткереп эшләүче кеше. Безнең Милли китапханәбез ул җитәкче булып килгәнче ташландык хәлдә иде диярлек. Бүген ул республикабызның рухи үзәкләренең берсенә әйләнде. Менә ничә ел инде Разил бертуктаусыз китапханәгә яңа бина кирәклеген кабатлап торды. Ниһаять, аның сүзенә колак салдылар. Президентыбыз яңа китапханә булачагына ышандырып вәгъдә бирде. Үҗәтлек белән тырышып йөри торгач, Разил үзенең туган авылында башта китапханә бинасын төзетте, аннан мәчет, Мәдәният йорты салдырды. Гомумән, Түбән Кама районында аның ярдәме белән эшләнгән эшләр бихисап. Бүген кайберәүләр теге яки бу мәктәптә үз премияләрен булдыру турында газеталарда яздылар. Ә бит Разил ул эшне инде әллә кайчан район күләмендәге ярыш дәрәҗәсенә күтәрде.

      Разил Вәлиевнең йомшак ягы бармы? Минем күзәтүемчә, бар. Әгәр дә аның үзен урынсыз, гаделсез гаепләсәләр, рәнҗетсәләр, ул югалыбрак кала. Бүтәннәрне яклаганда, ул көчле, үзен якларга кирәк булганда, аңа ташланучының авызын капларлык сүз таба алмый. Әшәке белән әшәке кеше була белми. Булды бервакыт— аңа, көнләшүдәнмедер, берничә язучы ташланды. Бик рәнҗеде Разил. Кешеләр шулай була микән, дип аптырап йөрде. Ходайга шөкер, ул авырлыкларны күтәрә алды, җиңде, чөнки ул – көчле ихтыярга ия шәхес. Өйрәнә, күзәтә торгач, шундый нәтиҗәгә килдем: андый шәхесләр күп булмый. Хөрмәтли белергә кирәк. Бу язмам да олы хөрмәтем билгесе булсын.

      Туфан Миңнуллин

      2007

      Разиль – поэт, Валеев – общественный деятель

      (Мысли вслух)

      Парадокс: чем лучше знаешь человека, тем труднее о нём писать. Вся причина в том, что, утопая в конкретных фактах, не остаётся места для фантазии. А без фантазии объект рассказа становится не очень интересным, как костюм, который носишь каждый день.

      С Разилем Валеевым мы встречаемся пять раз в неделю. Он Председатель Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по культуре, науке, образованию

Скачать книгу