Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов страница 1

Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов

Скачать книгу

p>

      Яшисе иде эле.

      Хормэтле редакторымның – Абдрахманов Рэхим Гарип улының «Куңел дәфтәреннән».

      Мин 1927 елның 1 июлендә Татарстан республикасының Тәтеш районы Олы Тархан авылында туганмын. Әнинең эйтүе буенча: «Бу көн җэйнең иң матур, иң аяз, тыныч көне иде. Шуңа, улым, сиңа матур, шатлыклы, бэхетле тормышлар телим».

      Һэр ана узенең баласына, тэбигать мизгеллэренә туры китереп, бәхетле тормышлар тели.

      Бала чаклар hәр кайсыбызның уйнап-көлеп шатланып, пыр-туздырып йоргән коннәре инде. Бала чагымда урамыбыздагы күрше малайлары белән төрле-төрле уеннар уйный идек. Әмма миңа иркенләп озак уйнарга туры килмәде. Бакча эшләреннән башка, хуҗалыкта сарык, кәҗә сыер асрый идек. Яшелчәләрнең чубен утарга, хайваннарның асларын әрчергә, ашатырга-эчерергә булыша идем. Кышын кар да чистартасы бар иде эле.

      Эти-эниемнен тугыз баласы булган: Кадир, Мингалим, Хәбир, Мэгъбурә, Фәһимә, Хәммәт, Фәридә, Салих(мин), Суфия. Этием яшли улгэн. Мина 9 яшь кенэ тулган иде эле. Хәбир белэн Мэгьбурә бала чакта улгәннәр. Ике абыем, Кадир белэн Мингалим, уз семьяларын корып, аерым яшәделәр. Бәхетсезгә, вакытсыз дигэндэй, Ватан сугышы башланды. Оч абыем hәм ике җизнәм беренче коннэрдэн үк илебезне фашистлардан сакларга озатылды.

      Хәммәт абыем бер еллар иртәрәк урта мәктәпне тәмамлап башлангач классы укытучысы итеп билгеләнгәч тә бер-ике ай да эшләмәгәндер, хәрби гаскәрләрне хәзерләү курсына алдылар. Ул кече лейтенант дәрәҗәсе алып сугышка катнашты. Авылыбызга бер-бер артлы кара печәтле – кайгы хәбәрләр килә башлады. Шундый кайгылы хәбәрләр безне урап үтмәде. Ике абыем һәм бер җизнәм сугыш кырында ятып калдылар. Ә Хәммәт абыем бер күзен алдырды. Ул әле госпитальдан бераз сәләмәтләнеп чыккач та хәрби әшен дәвам иткән. Өлкән лейтенант дәрәҗәсендә яшь солдатларны сугышка хәзерләгән. Ул авылыбызга 1947 елда гына кайтты.

      Сугыш елларында һәм ары да безнең кебекләрнең яшәүләрен күп яздылар. Безнең яшьлек елларыбыз да шулар кебек үк. Ашарга юк, өскә кияргә – әни мескен ничек иске-поскылар табып, кышларын катып үлмәслек кенә итә алган. Аякларда чабата. Аяклар туңуга чыдар хәлләр юк иде. Язын чыккач пычракка бата-чума эчерек бәрәңге эзли идек (ярый әле бер пешерерлек таба алсаң). Читән буйларындагы кечеткәннәр ашап бетерелде. Урманга барып зәрдә һәм башка ашарга яраклы үләннәр табып кайта идек. Аннары, авылдан 10–15 чакрым ерактагы, Идел буендагы болынга барып җуа(дикий лук) җыеп күтәрә алган кадәр, әлсерәп, хәлдән таеп кайта идек. Кышларын салам ягып өйне бераз җылыта идек. Өйдә салкын, мәктәптә салкын, өске киемнәрне салу юк. Өстәвенә әле язарга дәфтәре дә, укырга китаплары юк. Укытучыларыбыз алдагы елда 10 класс бетергәннәр, җәисә сугыштан гәрипләнеп кайткан, бераз белемле солдатлар. Кайда инде белемле уку. Укулар 1 сенябрьдә, хәттә октябрь урталарына кадәр соңга калып башлана. Без – укучыларны көзге ашамлыкларны җыярга җибәрәләр иде. Мин үзем дә 10 классны тәмамлагач 1949 елга кадәр колхозда эшләдем. Урагын да урдым, болында печәнен дә чаптым, үз сыерыбызны җигеп килтәсен дә ташыдым. 1949 елда абыем белән Тәтеш педучилищесында экстерный укып укытучы булдык. Икенче елны Казан педагог институтына керү өчен экзамен бирдек. 1949 елны мине Бакырчы җидееллык мәктәбенә (ул елларда җидееллыклар иде) өченче класска укытучы итеп билгеләделәр. Бер айлар укыткач та Сөендек җидееллык мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп билгеләделәр. Мин анда ике ел эшләдем. Шуннан Башчы мәктәбенә күчерделәр. Анда дүрт ел эшләгәч Олы Тархан урта мәктәбенә кайтып эшләдем. Хезмәт стажем 45 ел булды. Эш белән бергә укуымны Казан педагог институтында читтән торып дәвам иттем.

      Минем тормышымда кискен үзгәреш булып алды. Куйбышев гидростанциясе төзү еллары. Олы абыемның малае, Хөсәинов Хәмзә, Идел яр буйларындагы агачларны чистартуда катнаша. Ул эшләгән көннәрен тыңлаганнан соң мин «Яшь Сталинчы» гәҗитәсенә мәкалә язып җибәргән идем. Шуны гәҗиттә укыгач, әйтерсең лә миңа яңа канат бәреп чыкты. Мин бик тә шатландым. аннары тагын, тагын яза башладым. Редакөия миңа үзләренең планнарын җибәрә башладылар. Бу елларда Олы Тархан район үзәге иде әле (соңыннан гына, 1960 еллар тирәсендә генә Тәтеш районына куштылар). Шул елларда авылыбызда «Социализм байрагы» редакциясе барлыкка килде. Редакторы Гәлләмов Вәли иде. Бу гәҗитә битләрендә дә минем язулар көн күрде. Вәли абый әледән-әле яңа темалар бирә иде. Бик кискен, тәнкыйть материалларны, фельетоннарны «псевдоним» белән язарга тәкъдим итте. Юк-юк та үзеңне дә явыз ниятле кешеләрдән сакларга кирәк диде.

      Язган материалларымны өлкә гәҗитәләренә дә, «Чаян» журналына да һәм башка редакцияләргә дә юлладым. Читтән торып укыгач редакциядә мин еш була идем.

      1958 елның август аенда миңа СССР журналистлар эгъзасы (член союза журналистов СССР) итеп кабул иттеләр. Ике-өч мәртәбә Татарстан журналистлар съездында, бер мәртәбә «Яшь язучылар» съездында булырга туры килде.

      Укытучылык хезмәтендә дә зур тырышлык куеп эшләдем. Верховный Совет карары белән Тәтеш районы буенча беренчеләрдән булып «Өлкән укытучы» дәрәҗәсе бирделәр. Ә биш елдан соң аттестация үткәрделәр һәм «Укытучы-методист» дәрәҗәсенә

Скачать книгу