Көмеш дага / Серебряная подкова. Джавад Тарджеманов
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Көмеш дага / Серебряная подкова - Джавад Тарджеманов страница 4
Параша бүлмә буйлап йөренде. «Нәрсә эшләргә?» дигән сорау аңа тынгылык бирми иде. Ире яхшымы, начармы, ташлап кайтса – күзен ачырмаслар. Юк, Параша ул хурлыкка түзә алмаячак. Ләкин ире белән бергә алдакчы Аверкиевлар өендә калырга аңа горурлыгы кушмый.
Төнне Параша әнә шул рәвештә уздырды. Яңа көн туды. Исерек ире кайтты. Моннан өч көн элек Параша озатып җибәргән кешегә бөтенләй охшамаган иде ул. Башын игән кызганыч бер кеше иде ул хәзер. Параша үзенең нәфрәтен әйтә алмады – борылып, бүлмәдән чыгып китте. Бусаганы узганда әйләнеп карады: ире чишенмәгән килеш кроватька егылган иде.
Фәкать өч көн үткәч кенә, Иван Максимович сөйләшә алыр хәлгә килде. Яраткан кешесенең шундый кызганыч кыяфәттә булуы Парашаның күңелен йомшартты. Аны ташлап китәчәген әйтә алмаса да, алдакчы Аверкиевлар өендә яшәмәячәген һәм алардан бер тиен акча да алмаячагын аңлатты.
– Эчүеңне ташламый торып, хезмәткә урнашмый торып, минем күземә күренмә! – диде ул иренә.
Аверкиев тәрәзәдән аның сүзләрен ишетеп торды. Параша күңелендәген аңа да әйтмичә кала алмады:
– Сездән шулчаклы мәкерле алдау көтмәгән идем, Егор Алексеевич, – диде.
– Мин уйлаганча барып чыкмады шул, күрәм, – дип җавап кайтарды Аверкиев аңа, уңайсызланып. – Гафу ит син мине, киленкәем. Моннан соң миндә яшәргә теләмәсәң, һич югы, шуңа ризалык бир: мин сезнең өчен хәзер үк аерым өй сатып алам. – Шуннан ул, каршысында басып торган Иван Максимовичка төртеп күрсәтеп: – Моны бер көн кичектермичә хезмәткә урнаштырам, – дип өстәде. – Хезмәтен намус белән башкармаса, губернаторга кыланышларын сөйләп бирәм дә, ул кабахәтне Себергә олактырам.
Хатынының шулчаклы кырыс холыклы булуын күргәч, Иван Максимович куркуга төште. Аверкиев тапкан урынга өяз землемеры булып вакытлыча эшкә урнашты.
1791 елның мартында Аверкиев ниндидер губерна секретаре хатыныннан каралты-курасы, бәрәңге бакчасы белән бергә йорт сатып алды. Черек күл буендагы Алексеевский һәм Вознесенский урамнары[2] кисешкән җирдәге бу өйне, яшәп тору өчен, Параша кабул итәргә мәҗбүр булды. Ишегалдында ике өй; һәркайсында хуҗалар өчен икешәр һәм хезмәтчеләр өчен берәр бүлмә иде. Лобачевскийлар күчеп килгән өй үзенең бизәкләп эшләнгән яшел капкачлы тәрәзәләре белән Алексеевский урамына карый. Өй тирәсендә бакча, тау астында гына Почайна инеше – җәй көне бу тирә дачага әйләнә.
Аверкиевларның ташпулатларыннан яңа өйгә күчкәч, Параша йорт эшләренә күмелде. Киләчәк турындагы күңелсез уйларыннан, язмышның рәхимсезлеге турындагы хәсрәтле фикерләрдән аерылу, онытылу иде аның теләге.
Ләкин авыр кичерешләрдән соң аның сәламәтлеге какшаган иде, һәм ул бер айга якын түшәк өстендә ятты. Хәтта авыру әтисен дә барып күрә алмады.
Җәен Парашаның сәламәтлеге
2
Түбән Новгород шәһәрендәге Дзержинский һәм Октябрь урамнары.