Батырша. Замит Рахимов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Батырша - Замит Рахимов страница 2

Батырша - Замит Рахимов

Скачать книгу

да түгел, бар халаекка золымлык кылды, һичбер вакыт тәһарәтләнеп, Ходайга сәҗдә кылмышы булмаган ул имансыздан кемнәр генә зар еламады. Үзе тик залим сотниклары белән бер үк кешеләрне ел саен походка язды. Ул мәзлумнар, икешәр сум акча биреп: «Әй ыстаршина, бу ел нәүбәт безгә түгел иде», – дип үтенгәч кенә, аларын калдырып, башкаларны походка озатты. Анда да гаепне сотниклар өстенә аударыр иде. Командада бер-бер угры тотылса, аңардан мал алып, каракны хөкем итмәде, китап сүзе белән тикшерү өчен, үз кул астындагы ахуннарга вә муллаларга җибәрмәде. Угры куәтлерәк вә мәртәбәлерәк кеше булганда гына, чарасыз калып, аны китап хөкеменә бирде. Анда да, муллаларга янап, әмерен җиткерер вә хөкемне үзенчә ясатыр иде. Гомере буе алым алды, ришвәттән җиксенмәде. Командасында йөргәндә, юлындагы авылда бер-бер җамаллы матур хатын-кыз күрсә, көчләмәк вә куркытмак белән аны зинага күндерде. Инде зинага билгеләнгән хатынның ире яки кардәшләре, эшне сизеп алып, ризасызлык күрсәтсәләр, үзе кебек үк сәрхуш каравылы егетләреннән ялган гуаһлык бирдереп, тегеләрне суктырды. Ә бит генералларга, түрәләргә ярады Яныш, гомергә «верный» старшина булды. Гаҗәп тә түгел, кайда бола, кайда чуалыш, – кораллы егетләрен ияртеп, халык өстенә ул чапты. Хәтерендә, халык күтәрелгәч, Яныш белән серләшмәк булып, аның катына барды Батырша, старшинаны ихтилалчылар ягына аудармакта иде исәбе. Җавабы бер булды Янышның: «Бу хәлдә сабыр итәек, аннан инде кем өскә чыкса, шуңа кушылырбыз». Үзе исә сабыр итмәде. Бөрҗән башкортлары кузгалу белән, командасыннан отряд туплап, алар өстенә китте. Хәер, Батыршаны тотарга дип, Карышбашка кораллы егетләр җибәрүче дә шул явыз иде.

      Вә әй хәсрәт! Яныш күк хәсис старшинадан башка ни өметләнерсең?! Аның белән дуслыгы камил түгел иде Батыршаның. Заһирдә кеше алдында дус булып, батинда эчтән дошман иделәр. Батырша мулла аңа баш бирмәде, әмерләрен үтәмәде, түрәләргә табак тотуын хупламады. Шуңа да Яныштан этлектән башкасын көтмәде. Ә менә Сөләйман старшинаның хыянәте бөтенләй өнсез итте аны. Һәр икәве мишәр, һәр икәве чын мөселман – гомер бакый серләре уртак булды, бер сынык ипине урталай сындырып кабар ихлас дуслар иделәр. Нәтиҗәдә ни килеп чыкты соң? Батырша соңгы өмете итеп аңа килеп егылгач вә, язмышын җиңеләйтү нияте белән Уфа приказына барып: «Үзе бирелде», – дип әйтүен үтенгәч, Сөләйман аның кул-аякларына богау салды, көчле сак астында генераллар кулына тапшырды. Ихтилал башлыгын тоткан кешегә тәгаенләнгән мең сум ярлыкаш акчасын алу өчен. Йә, моннан да хаинлек булырмы?!

      Түрәләр дигәннән, мишәре-башкорты булмасын, урысы булмасын – бары да бер залим. Мал дигәндә, халаеклар өстеннән хакимлек итәргә дигәндә, теләсә нинди әшәкелеккә, этлеккә, нәҗеслеккә әзерләр. Нугай юлы старшинасы Сатлык соң. Еландай телләре белән ни әйтте аңа Батырша: «Завутларга, завут крәстияннәренә тимәгез, йомышлы урыслар белән эш урыслары бер түгел, алар да татар-башкорт ярлы-ябагае кебек үк золымлыкта яши», – диде. Шәкертләрен җибәреп, шул сүзләрне кат-кат ишеттерде. Сатлык старшина исә, үз кешеләрен туплап, барыннан элек Әүҗән-Петров

Скачать книгу