Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 41
– Иптәшләр! – диде ул.
Тыныч тавыш белән әйтелгән шушы бер сүздән үк халык тирән тынлыкка чумды. Гаязның нәрсәләр сөйләячәге миңа билгеле иде инде. Шуңа күрә дә аның сүзләренә артык әһәмият бирми идем мин. Тик ул сүзләргә карата зал тарафыннан күрсәтелгән көчле игътибар минем йөрәгемне кузгатты. Көчле шатлык миңа урынымда тыныч кына утырырга ирек бирми: әле өстәлдә яткан кәгазь өстенә мәгънәсез сызыклар төшереп куям, әле өстәлгә җәелгән кызыл комач өстендә торып калган кечкенә җыерчыкларны тигезлим, әле ансыз да якты булып янган аяклы лампаларның филтәләрен тагын да зуррак чыгарып куям, – кыскасы, бөтен тәнемне чолгап алган шатлыклы кан йөрешенә чыдый алмый идем мин. Әйе, зур шатлык иде бу. Залга тулган халык – бу авылның астын өскә китерерлек көч бит ул. Шундый зур көчне үзеңә таяныч итеп тою ул – чиксез зур уңыш. Чиксез зур җан рәхәте. Чиксез зур шатлык. Ул шатлыкның көчен аңлау өчен, бу җыелышның нәрсә икәнлеген хис итү кирәк. Гаязга төбәлгән йөзләрчә күзләрдәге җылылыкны тою кирәк. Ибрайларның, Имәлиләрнең, Күчәрбайларның күбесенчә ризасызлык сызыклары белән җыерылып йөри торган йөзләренә чыккан бүгенге алсу чырайларның мәгънәсен аңлый белергә кирәк. Мин шул минутта аларны бик нык сизә, бик нык тоя, бик нык аңлый идем. Бәхетле, чиксез бәхетле идем мин.
Бөтен барлыгымны чолгап алган әйбәт кәефемне уртаклашырга теләп, Имәлигә борылдым:
– Нихәл, Имәли абзый, кәефләр ничек? – дидем.
Ләкин Имәли мине ишетмәде. Ул күзләре белән дә, авызы белән дә Гаязга карап онытылган иде. Әйтерсең лә Гаязның авызыннан берсеннән-берсе кадерлерәк алтын кошлар очып чыгалар да, Имәли аларның берсен генә дә ычкындырмаска бөтен көче белән тырыша. Аның шулкадәр бирелеп тыңлавын күргәч, мин дә Гаязның сүзләренә колак салдым. Гаяз бу минутта уразаның зарарлары турында сөйли: диннең, Алланың юк нәрсә икәнлеге, аларның