Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир страница 6

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы - Мирсай Амир

Скачать книгу

йөрәкләрдән нәрсәнедер алып киттеме, нәрсәсендер безгә калдырып киттеме, ни булса да булды, безнең уйда да, телдә дә шул булды. Тик никадәр генә уйласак та, никадәр генә сөйләсәк тә, аның кем булуы, каян килеп чыгуы турында рәтләп бернәрсә дә белә алмадык. Агыйделнең бу тәңгәленә килүенә карап кына, Кинҗә исемле кечкенә башкорт авылында булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.

      – Очратырбыз әле без аны, Гаяз, ә?

      – Бәлки…

      III

      Тешсез Ибрай тыкрыгын борылып, безнең урамга керүгә, чалма-чапан кигән, тупас кына таякка таянган, кечкенә буйлы, ап-ак кәҗә сакаллы, җеп кебек кенә калдырып алынган мыеклы бер карт очрады. Иртә намазыннан иң ахырдан гына чыгып, һаман да авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып барган бу карт миңа кечкенәдән үк таныш иде. Мин белгәннән бирле аны Таквә Сәхәү дип йөртәләр. Тәкъвалыгы бигрәк тә малайлар каршында нык сизелә торган иде аның. Безнең бөтен уеныбызны яраксызга чыгара торган иде ул: кузна уйнаганда килеп чыкса, «отыш уены – хәрәм уен» дип, кузналарыбызны тибеп очыра, шар сукканыбызны күрсә, «тәрәзә ватарсыз» дип, шарыбызны кесәсенә салып куя торган иде. Көнбагыш ярганны яки сагыз чәйнәгәнне күрсә, «әдәпсезләнеп, авыз күтәреп, урамда ашап йөрмәгез» дип, колакны тартып киткән чаклары да еш була иде. Ләкин без, аны күргәндә, сагыз чәйнәмичә булдыра алмый идек. Чөнки, сагыз чәйнәгәндә, төкерек күп җыела. Ә Таквә Сәхәүнең төкереккә бәйләнгән бик кызык гадәте бар. Ул урамда күрендеме, хәзер бер-ике малай авызларына сагыз кабып, аның алдыннан төшәләр дә алмаш-тилмәш төкеренә башлыйлар. Ә Сәхәү карт аларның артларыннан һәрбер төкереккә тукталып, кәвеше белән ышкып бара, башка малайлар аның артыннан карап, көлешеп калалар иде.

      Беркөнне мин аның ни өчен болай эшләвенең сәбәбен әнидән сорадым. Әни: «Сәхәү карт бик акча ярата торган кеше, бервакытны ул юлда кечкенә генә, түп-түгәрәк, ап-ак бер әйбер күргән, аны ун тиенлек көмеш дип белеп тотып караса, төкерек булып чыккан, шуннан соң ул күренгән бер төкерекне кәвеше белән ышкып карый торган булып киткән, имеш», – дип җавап бирде. Чын идеме ул, әкият идеме, тик ул хәбәр минем аркылы шул ук көнне бөтен малайларга фаш булды.

      Билгеле, Сәхәү картның тәкъвалыгы болар белән генә чикләнми. Кышкы озын төннәрдә урамнарда җырлап йөргән яшьләрне таяк белән кыйнау; Гает көннәрендә, тәравих намазларында, мәчеткә тулып, намазлык өстендә әдәпсезләнүче малайларны типкәләп чыгару; мәзин йоклап калган көннәрдә иртәнге азанны әйтү һәм яңгырсыз елларда яңгыр боткасы пешерү; мәчеткә утын-фәлән китерү өчен өмә чакыру; мөтәвәллиләр җыелышы уздыру; яманаты чыккан хатыннарны авылдан кудыру кебек эшләрне оештыруда да башлап йөри торган тынгысыз карт ул. Авылдагы иң хәлле кешеләрдән саналганга күрә, мулла-мәзиннәр генә түгел, бик күп башка картлар, картлар рәтенә кермәгән ир уртасы крестьяннар да ул күтәргән эшләргә кушылмыйча, аның тәкъдимнәрен кабул итмичә булдыра алмыйлар. Аның бу чаклы тәкъва булып китүенең сәбәбен авыл халкы түбәндәгечә аңлата: Сәхәү карт яшь чагында бик тәүфыйксыз кеше булган,

Скачать книгу