Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви. Роберт Миннуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миннуллин страница 39

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миннуллин

Скачать книгу

шушында

      Язын, көзен, кышын да.

      Көннәрен дә, төннәрен дә,

      Иртәсен дә, кичен дә.

      Кызганмый ул талантын да,

      Вакытын да, көчен дә!

      Әйләнде ул бар татарның

      Дустына, әшнәсенә.

      Фуат күптән тамыр җәйде

      Камалның сәхнәсенә.

      Фуат үзбәк хөрмәседәй

      Күптәннән пешеп беткән…

      Аның урынына гүя

      Юньле бер кеше беткән.

      Егетләр бар, Фуат белән

      Түгел чагыштырырлык!

      Талантлар тумаган әле

      Аны алыштырырлык!

      Ул урынга кем килсә дә,

      Фуатка җитмәячәк.

      Хәзер инде Фуат моннан

      Кусаң да китмәячәк…

      Килешеп тора Фуатка

      Агарып беткән мыек.

      Утыра әнә хатыннар

      Үзләрен көчкә тыеп!

      Килешә аңа бабочка,

      Килешә аңа фрак.

      Хәер, фрактан матур булып

      Күренә любой дурак!

      Бик килешә түбәтәй дә!

      Түбәтәй – милли инде.

      Түбәтәйнең миллилеген

      Кем генә белми инде…

      Түбәтәй ул башны түгел,

      Күңелне пакьләп тора.

      Иң мөһиме, Фуатның ул

      Пеләшен каплап тора.

      Артистлар һәм музыкантлар

      Уйныйлар алга карап!

      Алга карап, димәк, алар

      Уйныйлар залга карап!

      Уйный алар залга карап,

      Дәрт белән, азарт белән!

      Бер Фуат кына халыкка

      Басып тора арт белән…

      Фуат шушы яшендә дә

      Нык тора аягында.

      Монда бар хикмәт, әлбәттә,

      Дирижёр таягында.

      Тылсымлы таягын Фуат

      Бер чыгарып болгаса,

      Бөтен залны, театрны

      Үзебезчә моң баса!

      Музыка дип, җыр-моң диеп,

      Әзер ул чукынырга.

      Аның урыны – биектә…

      Оркестр чокырында.

      Көйләрең белән, Фуат дус,

      Йөрәкне яндырасың!

      Болга, әйдә, таягыңны,

      Җырларың яңгырасын!

      Без дә шушы кичәбездә

      Матур хисләр кичерик!

      Шәраб эчеп тормыйк бүген,

      Җырларыңнан исерик!

16.12.2014

      Син – затлы зат!

      Артист һәм шагыйрь дустым

      Хәлим Җәләйнең 75 яшенә

      Син – затлы зат! Алтыннарга

      Төрсәң дә, төрмәсәң дә…

      Син – халыкныкы, тарихка

      Керсәң дә, кермәсәң дә…

      Син – шагыйрь, берлек әгъзасы –

      Язсаң да, язмасаң да…

      Синең даның чыккан инде –

      Азсаң да, азмасаң да…

      Син – лаек зат, орден-медаль

      Таксаң да, такмасаң да…

      Син – аек зат, шәраб-мазар

      Капсаң да, капмасаң да…

      Сәхнәдә сиңа килешә

      Ни генә эшләсәң дә…

      Син – бөек инде, сәхнәдән

      Төшсәң дә, төшмәсәң дә…

      Тик сәхнәдән төшмәссең шул

      Кусаң да, кумасаң да…

      Син чынлап та бөек артист! –

      Щепкинчы булмасаң да…

      Син үлемсез Хәлим Җәләй! –

      Үлсәң

Скачать книгу