Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 6

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи

Скачать книгу

китте. Анда башкорт җирләрен юк бәясенә җыеп баеган кешеләрне күреп, атасына хат язды. Мостафа мулла шунда ук аңа табышны уртак бүлү шарты белән әз генә акча, шактый күп чәй һәм кытат[3] җибәрде. Уртанчы улы Закирҗан, зур галим булып кайтыр өчен, Бохарага киткән иде, ул анда торып калды. Мостафа мулла Шакирҗанга акча һәм товарны кече улы Сәгыйтьҗан аркылы җибәрде һәм аны үзенең андагы сәүдә эшләрен башкаручы итеп билгеләде. Ике-өч ел эчендә Шакирҗан тирә-якта дәүләте белән генә түгел, комсызлыгы һәм саранлыгы белән дә дан тоткан бай булып китте. Ләкин ул озак яши алмады, ниндидер авыру белән үлеп китте… Сәгыйтьҗан, атасының кушуы буенча, опекун комитеты аша мирасны үз исеменә күчерде дә, агасының йорт-җирләрен, мал-туарын акчага әйләндереп, әтисе янына кайтты. Казанга килеп, ул атаклы тире комиссионеры Зальм белән бергә эш башлады һәм шул ук вакыт Бурнаевларның мех фирмасына пай кертте. Бу Зальм һәм Бурнаевларның сәүдәсе шактый нык алга киткән еллар иде. Бер-ике ел эчендә Сәгыйтьҗанның капиталы дүрт-биш өлеш үсте, ул инде үз башына сәүдә оештырып җибәрү, Алафузов шикелле завод салдыру хыялына бирелде. Заводка кирәк капиталны үстерү өчен, ул мөмкин булган юлларның барысын да сынап карады. Авылга барып, болыннар сатып алды, Казан гарнизонына печән һәм солы поставкасы ясауны башкарды. 1882 елны Мәкәрҗәдән кайтканда, ул Чар өязеннән Желтухин дигән бер алпавыт белән танышты. Бөлеп бара торган алпавыт аңа үзенең Алексеевкадагы пыяла заводын тәкъдим итте…

      Пыяла заводы башта шактый зур табыш бирде. 1890 елгы Казан выставкасына катнашкан аракы заводчылары аңа миллионга якын шешәгә заказ бирделәр. Сәгыйтов пыяла заводының бүлекләрен ачты. Ростовта һәм Симферопольдә яңадан ике пыяла заводы салдырды.

* * *

      Ләкин, выставка узгач ук, заказлар кинәт бетте. Вак заказлар гына бу зур заводларның чыгымын каплый алмый башлады… Заводларда тик тору көннән-көн ешаеп китте. Эш башыннан эшли торган мастеровойлар өчен аеруча кыен көннәр туды. Алар Сәгыйтовның завод кибетеннән азыкны бурычка ала башладылар. Сәгыйтов буш тору көннәрен үз җилкәсенә күтәрергә теләмәде. Кибетендәге онның потын 80 тиеннән 1 сум 10 тиенгә менгезде. Мастеровойлар түләп бетергесез бурычка баттылар, хезмәт көннәрендә алар күптән ашап беткән бурычны каплар өчен эшләделәр. Бүген яшәр өчен, алдан бурычка керделәр. Ризасызлыклар башланды. Сәгыйтов моның өчен ике дистәгә якын эшчесен заводтан куып чыгарды. Ризасызлыклар моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Беркөн заводка пар ат белән Сәгыйтов үзе килеп төште.

      Эшчеләрнең яңаклары, чахоткалы кешеләрнеке сыман, сөяккә ябышып тора, күзләре эчкә баткан… Биредә озын чәчле, зур сакаллы руслар, кәҗә сакаллы, башларына ипләшеп каткан түбәтәйле татарлар һәм балаларча беркатлы карый торган соры күзле, киң яңак сөякле чувашлар эшлиләр. Бер минутка: «Бу җәһәннәмгә кешеләр үз теләкләре белән килмәгәннәрдер, ниндидер авыр гөнаһлары өчен боларны монда көчләп китергәннәрдер», – дип уйлыйсың. Ләкин боларның һәммәсе «үз теләкләре» белән килгән. Әгәр алар үзләрен шунда китереп керткән һәм коточкыч бәхетсезлеккә

Скачать книгу


<p>3</p>

Кытат – тыгыз ефәк тукыма.