Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке). Гаяз Исхаки
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке) - Гаяз Исхаки страница 30
– Яшәсен болгар! – дип кычкырды.
Бу тавыш Җәгъфәр әфәнденең үзен дә йокыдан уяткан кебек булды. Ул:
– Нинди болгар яшәсен? Ничек яшәсен? Баягы мәдрәсәләр, больница, мәсҗедләре – һөнәр йортлары булган болгарлар яшәсенме? Баягы мин актыккы болгарга актыккы таш куйган болгар яшәсенме? – дип, үзенә үзе сөйләнергә тотынды.
Үзенең бу хәзерге кәефләре бер ялган гына икәнлеге, хәзер шулай иттереп торырга дөньяда болгар юклыгы, Сөембикәдән башка, тагы ике кулыңа унике шәм тотып эзләсәң дә, бер болгар табылмавы исенә төште. Һәм үзенең болай кәефләнеп, бөтенләй бетми торган бер милләт кешесе кебек булуына нәрсә сәбәп булуын уйларга тотынды. Ахырдан аны теге фикерләреннән күчереп, бу уйның төшүенә Сөембикә сәбәп булуы, үзенең йомшак сүзләре берлән, һәрбер әгъзасында күренеп тора торган хәят галәмәте берлән тормышка өмет бирүләре хәтеренә килде. Һәм дә болгар хатыннарының шундый фикерне борырга, башка халык хатыннарына караганда артык сәләтле булулары, шул артыклыклары берлән күп вакытта кирәкле эшләрне оныттырып калдырулары исенә төште. Һәм дә, әгәр дә аларга егерменче гасырларда тәрбия бирелгән булса, бөтен болгарларның китешен икенче якка борган булырлар иде, диде. Һәм дә бераз уйлап торганнан соң: «Әйе, булыр иде, болгарлар бөтенләй башка болгар булыр иде», – диде.
Җәгъфәр әфәнде Сөембикә берлән Казанда берәр атна торганнан соң һәм, кайвакытларда тагы милләт алга китәр кебек булып, тагы хакыйкать искә төшеп җимерелгәннән соң, үзләренең утарларына кайтып киттеләр. Җәгъфәр бу китүендә хәбәрсез-нисез бик озак йөргәнгә, Петербургка барганда, Сөембикә бергә барачак булган иде. Шуның өчен Җәгъфәр Петербургта егерменче гасырдагы болгар киемене киеп бару фикеренә килгәнгә, музейлардан формаларын алып, иске болгар рәсемнәреннән карап, Сөембикә Җәгъфәргә дә, үзенә дә киемнәр тегәргә башлады. Һәм әллә ничә тегеп, әллә ничә сүтеп төзәткәннән соң, казаки да, камзул да, җилән дә текте, ләкин киемнәре шундый булдылар – әгәр миллият-фәлән дигән нәрсә булмаса, һичшиксез, киярлек түгел иде. Үзләре киң, үзләре килешсез, үзләре кыйммәт төшә иде.
Шуннан соң Җәгъфәр дә егерменче гасыр болгарларын «киемнәрен ташлаганнар» дип сүгүдән туктаган иде. Сөембикәгә хатын-кыз киеме тегү авыр булмады. Ул вакыттагы мода, ул вакытта мәгариф, мәдәниятнең мәркәзе Пекин булганга, Пекин модасы егерменче гасыр болгар хатыннарының күлмәкләренә бер дә башка түгел иде. Шуның өчен аны тегү бик җиңел булды. Калфак, никадәр үзенең үлчәвен кечерәйтсә дә, егерме икенче гасырга кадәр бетмәгән иде, хәтта, егерме беренче гасырда болгарлардан русларга кереп, алардан бөтен Ауропага күчеп, Ауропада падишаһлык та сөргән иде. Шуның өчен һәммә йирдә мәгълүм иде. Фәкать Җәгъфәр әфәнде Ауропа хатыннары кигәнчә бер кечкенә генә чәчәк иттереп кенә куйдырасы килмәгәнгә,