Тик син генә…. Марат Кәбиров

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тик син генә… - Марат Кәбиров страница 2

Тик син генә… - Марат Кәбиров

Скачать книгу

харап була язган кыз бөтен нәфрәтен чәчеп аның өстенә килә:

      – Козел! Урод! Кем син? Нигә кыслыдың монда?

      Мондый хәлгә калган кыз бала аңа рәхмәт әйтергә тиеш кебек иде. Һичьюгы иңенә капланып еларга, һичьюгы… Берни дә әйтеп булмый бугай… Тик ул кыз болай кыланырга тиеш түгел иде. Илнур аның кыланышын аңлап җитәлмәде һәм үзен дә нокаутка китеп җирдә аунап яткан теге егетләр хәлендә тойды.

      Кафега кереп берәр бокал сыра җибәрергә кирәк. Бергә килгән егетләре дә көтәдер инде… Бәлки. Ишек төбенә җитәрәк телефоны шалтырады. Таныш түгел номер булса да ул сөйләшү төймәсенә басты һәм үкенеп куйды, тагын шул коллекторлар шалтырата иде.

      – Әй, бөҗәк, синең бүгенге көнең дә үтеп китте. Бурычыңны кайчан кайтарасың?

      Илнур кинәт кенә нәрсә әйтергә дә белмәде. Тавыш дәвам итте:

      – Бөҗәк булсаң да, баш миеңдә сыр калмаса да, син бит яхшы беләсең – алган нәрсәне кайтарып бирергә кирәк. Син аны аңлый алырлык дәрәҗәдәме?

      – Пош-шел ты!.. – Илнур сөйләшүне туктату төймәсенә басты да ишек тоткасына үрелде.

      2

      – Сезнең дусларыгыз китте. Рәхим итеп, менә бу урынга утыра аласыз. Сезгә нинди эчемлек кирәк?

      Кафеда халык күп, ә официант күрсәткән урын читтә иде. Бик әйбәт, әлегә аның беркем белән дә сөйләшәсе килми. Ресторан хезмәткәренә дә ялкау гына җавап бирде:

      – Бер бокал сыра. Немецныкы.

      – Ә сыра янына берәр нәрсә теләмисезме?

      Теләми иде ул, тик җавапсыз да булмый:

      – Кириешкы.

      Хезмәтләндерүче блокнотына язды да китәргә ашыкты. Мондый хәерче клиент янында озаклап тору аның өчен дә авыр иде бугай. Ул киткәч, Илнур үзе дә җиңел сулап куйды. Аллага шөкер…

      Казанда нинди генә кафелар юк инде. Грузин да, әрмән дә, чеченнар да, үзбәкләр дә, хәтта гарәпләр дә үз рестораннарын, кафеларын төзегән. Алар шәһәрнең бөтен почмагында да. Бары тик татарныкы гына юк. Бауман урамындагы "Татар ашлары" дигән кафе да хәзер башкача атала икән – Чәй йорты. Якында гына самогон йорты. Бик татарныкы кебек тә түгел инде ул… Хәтта Бауман урамында да татарлык юк…

      Ә бу кафе урысныкы иде. Ничек кенә яманатын таратсак та урыс ул, барыбер, үзебезнеке инде. Менә урыс кешесе белән татарны янәш бастыр – аерып алалмыйсың. Ул төрек тә, үзбәк тә, башкорт та түгел. Алар әллә кайдан аерылып: "Мин татар түгел!"– дип тора. Урыс үзебезнеке. Кафесы да шулай.

      Стеналары агач бүрәнәләрдән, өстәлләр дә әллә имәннән, әллә бүтән авыр агачтан ясалган. Урындыклары да көч-хәл белән генә кузгатмалы. Өстәлләргә зәңгәр җеп белән чигүле ак җәймә җәйгәннәр. Идән уртасында чит-читләре бизәкләнгән кызыл палас. Түшәмендә вак-вак лампочкалар.

      Артык әллә нәрсәсе дә юк кебек инде, тик ничектер күңелгә якын булып тоела. Гарәп, яки үзбәк кафесына кереп сыра эчеп утыралмыйсың бит инде. Бу алланы мыскыл иткән кебек тоела. Ә монда барсы да иркен. Җайлы. Рәхәт.

Скачать книгу