Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар страница 26

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том - Ахат Гаффар

Скачать книгу

тиң, ә төн исә көннең үлеме, – дип аңлатты.

      Оныгы:

      – Көн үлмәсен өчен төнлә әз йокларга кирәкмени? – дип сорады.

      – Кирәк кадәр йокларга ярый. Тик йокың уяу булсын – үлем төнлә сагалый. Уяу кеше хыянәткә бирелми, ул тугры була, андыйларга үлем юк.

      – Ә Фәрхад абый? Ул тугры булган!

      – Шуңа күрә дә герой. Герой кеше үлми ул, олан.

      Фәрхад… Фәрхад!

      Озакламый авыл Советы председателе Вәлиша Хуҗин аны кичке җыелышка чакырды. Районның хәрби комиссары киләсе икән. Нигә икәнен әйтмәде: моны бөтен авыл халкы белә иде.

      Бөтен гаиләләре белән бәйрәмчә киенеп бардылар. Культура йорты халык белән шыгрым тулы. Анда ниләр булганына, кемнең нәрсә сөйләгәненә Сөнгатулла төпченеп илтифат итә алмады. Сәхнәдә үзе белән янәшә утырган Зөлхиҗәне йөрәге тотмасын дип юаткалады, колагына иелеп, әледән-әле тынычландырырдай сүзләр әйтергә тырышты. Төпчек уллары Фәрхад Тимершинның Алтын Йолдызы һәм Ленин орденын ата белән ананың кулларын ике куллап кыса-кыса биреп җибәрделәр.

      Икенче көнне алар орден белән Алтын Йолдыз орденын бергәләшеп Фәрхадның армиягә киткәнче кешелеккә киеп йөргән куе зәңгәр костюмына тагып куйдылар. Сөнгатулла, хатынының күңелен күрергә ниятләп, Йолдызны үзенең күкрәгенә якынайтырга да көч тапты. Ә Зөлхиҗә төпчекләренең ике тәрәзә арасындагы зурайтылган төсле фоторәсеменә куеп карады. Елашмадылар. Әйе, елашмадылар. Чөнки алларындагы уллары фоторәсемнән елмаеп, ә яннарындагы оныклары куанып тора иде.

      Фәрхад! Фәрхад…

      Аның кабере турысындагы койманы төзәткән чагында Сөнгатулла багана төбен үтә ярсу казыды, багананың иң тазасын утыртты, җепсәнең иң турысын сайлады, рәшәткәләрне бар дөньяны уятасы, уяу тотасы килеп, иң яхшы дусларга да, иң начар дошманнарга да ишетелерлек итеп, бар көче белән һәм нәфрәтләнеп какты.

      Шушыннан соң Сөнгатулла Тимершин бер ел да егерме өч көн торды. Әйе, торды. Ә яшиселәр алда калды, алда.

      Бу дөньяның ул ишеткән соңгы тавышы былтыр олы җирдән аерылган яр кисентесенең тере үлән тамырларын өзә-өзә тоба суына убылып төшүе булды.

      Каршы сөзәк ярга яңа катлам ком һәм ләм утырганын ул язгы ташулар узгач ук күрде.

      Ә аңа кадәр, узган елның кыш башында, ул икенче оныгы – яңа Фәрхадның елаганын ишеткән иде.

Әлмәт.1985 елның май–июле

      ДӘРЬЯ БАШЫ

      Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде. Күк йөзе аяз, кояш тарау яктылык белән өртелеп кенә күренә. Ак моңсулыкта салмак кына кыңгырау чыңлавы, чана табаннары чыжылдавы, кар шыгырдавы, ара-тирә ат пошкырганы, кешеләрнең өзек-өзек сөйләшкән, көлеп куйган тавышлары ишетелә.

      Читендә сирәк-мирәк шәрә куаклар тырпаешкан, ялгыз агачлар басып торган кышкы юл буенча дистә чамасы җигүле ат олавы көнчыгышка таба бара иде. Тәбәнәк кар көртләре кашында

Скачать книгу