Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4. Ахат Гаффар
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 4 - Ахат Гаффар страница 36
– Менә шул шул, – дип, зур учы белән авызын каплады. – Җегәрем барында, гаярь чагымда бер-бер нәрсә язып калдырасым килә, малай!
– Калдырасы дип… ашыкма син, Җәмит абый. Җәлил Алиш дустына «Кайгырма син яшьли үләбез дип» дигәнме? Мә, яз, – дип, мин аңа өстәлемдәге кәгазьләрдән бер язма аралап бирдем. Ул «Казан утлары» журналында нәшер ителгән бер фәнни мәкалә иде. Хәзер хаталанмасам, Сәлам Алишевныкы иде булса кирәк. Татар халкының меңнәрчә тарихи каһарманнарыннан берсе булган Батырша батыр хакында.
– Үземнең ниятемнән аерып өзеп бирәм, – мин әйтәм.
– Алайса, нигә үзең язмыйсың?
– И-и! – дидем мин. – Моны язарга әллә күпме архив корты булырга кирәк.
– Син мине корт димәкче буласыңмыни, энем?
– Ие, Җәмит абый. Мә, моны язып, кеше итсәң, син татар әдәбияты гөбәдиясе төбендәге иң тәмле корт катламы ише булырсың. Безнең авылдагыча әйткәндә – турасы. Кызыл эремчеге.
Ул:
– Сине хикмәтле кеше дигәннәрие… белмим тагын, карап карарбыз, – дигәч, мин әлеге дә баягы сейфны бикләп куйдым да, аны автовокзалдан кайтыр юлына утыртып җибәргәч, каршыдагы фатирыбызга кереп, кирәк-яракларны җүнәттем дә бассейнга юл тоттым. Җәмит абый әйткәнчә, гаярь чагым бит. Ә мин аңа, катгый итеп:
– Язасыңмы? – дип әйткән идем инде.
Ул:
– Бәлки, – диде.
Ничек килеп чыккандыр инде: Әлмәткә барганчы да, барып төшеп, эшләвем дәверендә дә мин Җәмит Рәхимовның нефть чыгаруның төбеннән алып ары таба Шөгердә комсомол комитетын җитәкләгәнен, КПССның Лениногорск шәһәр-район комитетында эш кылганын белмәдем. Искәртүче дә булмады. Язучының үз районы газетасында эшләгәне мәгълүм, әмма анда да әдәбият-сәнгатькә караган бүлектә түгел. Казан университетында читтән торып гыйлем эстәвеннән дә хәбәрдармын, ә, шуңа өстәп, үз шәһәрендә нефть техникумын тәмамлавы турындагы белешмә миңа сәер тоелган иде. Шундый тынгысыз бер җан иясе булган инде, күрәсең. Ә ул үзе һичкайчан тәрҗемәи хәленнән аны-моны сөйләмәде, гомуми җыелышларда да тын гына утыра торган иде.
Әдип, ниһаять, «Батырша» романын язды. Шул әсәре 1992 елны Татарстан китап нәшриятында дөнья күргәннән соң, Казанда бер кыска гына, үтеп барышлый дигәндәй очрашуыбызда ул, минем исемне китәреп:
– Теге син әйткән гөбәдиягә кызыл эремчекне җәеп салдым мин тәки, –диде, – рәхмәт.
Мин, гадәтемчә:
– Яхшы, – дидем.
Әйе, яхшы. Аның көн күрмеш рәвеше, чиккән гомере, тоткан кыйбласы үзе яшәгән мохитенчә, халыкның тәкъдиренә язылганча булды. Тормыш итүнең, иҗтиһат кылуның, иҗатта әсәрләнүенең, ялкынлавының асыл мәгънәсенә ирешкәне хәлендә, ул үз әйләнә-тирәсендәге адәми затларның да мәгънәгә, иманга максуд теләгендә яшәде. Шуңа күрә дә ул – язучы Җәмит Рәхимов – татар әдәбиятыннан инде